Кыштыркычлар этләр өчен кайчан бигрәк куркыныч – белгеч киңәше
Яз көне этләр кыштыркычлар активлыгы сәбәпле зур куркыныч астында була. Пик апрель һәм май айларына туры килә, дип хәбәр итте Россия кинологик федерациясе президенты Владимир Голубев.
«Кыштыркычлар инде узган елгы үләндә бар. Кышын йокыдан соң алар активлаша һәм шунда ук корбанга һөҗүм итә. Активлыкның иң югары чагы – апрель һәм май», — диде Голубев.
Кыштыркычлар пироплазмоз, боррелиоз һәм эрлихиоз кебек куркыныч авыруларны күчерергә мөмкин. Дәвалау булмаганда, хайван берничә көн эчендә үлә ала.
Белгеч саклану чараларын кулланырга киңәш итә — таблетка, тамчылар яки каешлар, шулай ук йөргәннән соң питомецны даими тикшерү һәм биек үләннән, куаклардан ерак тору.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев