Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
КӨН ТЕМАСЫ

Казанга «Хәтер уты» килде: патриотик акция башланды

Казан тимер юл вокзалында Мәскәүдәге Билгесез солдат каберендәге Мәңгелек уттан китерелгән ут кисәген каршы алдылар.

Ул «Хәтер уты» халыкара патриотик акциясе кысаларында тапшырылды. Быел әлеге чара унбишенче ел рәттән үткәрелә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын, махсус хәрби операция катнашучыларын, яшьләрне һәм республика халкын берләштерә.

Тантаналы каршы алу вокзал янында узганнан соң, чаралар «Казэнерго» бинасы янында дәвам итте. Биредә парад-митинг һәм утны тапшыру тантанасы узды, анда Россия Герое Расим Баксиков та катнашты.

Аннары ут кисәге Ветераннар йортына алып барылачак. Иртәгә исә «Хәтер уты» Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына китереләчәк, анда Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара узачак.

Акция кысаларында ут Россиянең 71 төбәгендәге 200дән артык торак пунктка һәм 400дән артык ветеранга җиткереләчәк. Моннан тыш, ул Европа, Азия һәм Африканың 14 иленә дә алып барылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев