Казанда алдагы кышкы чорга әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Мэрия мәгълүматларына караганда, күпфатирлы йортларның 98 проценты җылылык сезонына техник яктан әзер.
Йортлар һәм социаль объектлар әзерләнә
Шәһәрдә коммуналь хезмәтләр җаваплылыгындагы 5,5 мең торак йортның күбесендә инженер системаларын юдыру һәм басым белән сынау эшләре тәмамланган. Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм хастаханәләрнең әзерлеге 95 процент тәшкил итә. Социаль учреждениеләр әзерлек чараларын 1 сентябрьгә кадәр тәмамларга тиеш.
Җылылык челтәрләре яңартыла
Кышка якынча 2 мең километр тышкы һәм 9 мең километрга якын йорт эчендәге җылылык челтәрләре әзерләнә. «Казан җылылык челтәрләре» объектларында 23 километр торба алыштырылган, 9 километр челтәр яңартылган. 2026 елда капиталь ремонт 182 күпфатирлы йортта үткәрелә, сезонлы ремонт эшләренең 89 проценттан артыгы башкарылган.
Күпфатирлы йортлар өчен әзерлек паспортларын 10 сентябрьне дә кертеп рәсмиләштерергә кирәк. Шушы сроклардан соң кышкы чорга әзерлек паспортларын бирү башланачак, ә һава торышы таләп ителгән күрсәткечләргә җиткәч, сынау рәвешендәге җылыту башланачак.
Нет комментариев