Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Кадерле биектаулылар, районыбыз кунаклары!

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм!

1992 елның   6 ноябре Татарстан Республикасы өчен, чын мәгүнәсендә, тарихи көн. Моннан 30 ел элек булган  сәяси вакыйга республиканың тормышын һәм яшәешен төптән үзгәртә. Татарстан Республикасы Конституциясе – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун ул. Республикабыз Конституциясе кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен беркетте, һәр гражданга үзенең сәләтләрен тормышка ашыру, дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә катнашу өчен реаль мөмкинлекләр бирде. Дәүләтчелекне ныгытуда Конституциянең роле бәяләп бетергесез.

Тарихи күзлектән караганда, кыска гына чор эчендә күп өлкәләрдә республикабыз, шул исәптән, районыбыз ирешкән уңышлар Төп Канунда беркетелгән тотрыклы икътисадый һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады.

Хөрмәтле райондашлар, сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм,  эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез көр, эш көннәрегез тыныч булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен.

Реклама

 

 Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев