Иртәгә Татарстанда аномаль салкыннар сакланачак
КӨН ТЕМАСЫ

Иртәгә Татарстанда аномаль салкыннар сакланачак

Татарстанның Гидрометеорология үзәге иртәгә, 26 гыйнварда, республикада аномаль салкыннар сакланачак дип хәбәр итә.

Дүшәмбе төнендә һәм иртәсендә күп районнарда һава температурасы -25..-29 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Әгәр күк ачылса, салкын -33 градуска җитә ала.

Казанда төнлә -25..-27, аязганда исә -30 градус булыр дип көтелә.

#Татарстан #Погода #Салкын #Гидрометеорология #Казан #АномальСалкын #Январь #Кыш


Нет комментариев