«Госуслуги» порталын социаль челтәргә әйләндерергә телиләр
КӨН ТЕМАСЫ

«Госуслуги» порталын социаль челтәргә әйләндерергә телиләр

«Госуслуги» порталында яңа мөмкинлекләр барлыкка килергә мөмкин. Кулланучылар дәүләт хезмәтләреннән файдалану белән беррәттән, сервис эчендә аралаша да алачак.

Порталда гаилә чатлары һәм яңалыклар тасмасы барлыкка килергә мөмкин

Планнар буенча, «Госуслуги» порталында гаилә чатлары, кызыксынулар буенча берләшмәләр һәм яңалыклар тасмасы өстәләчәк. Бу сервисны дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәйданчыгы гына түгел, аралашу платформасы итеп тә үстерү күздә тотыла.

Әгәр тәкъдим гамәлгә ашырылса, кулланучылар дәүләт хезмәтләреннән файдалану белән бергә сервис эчендә хәбәрләшә һәм төрле җәмгыятьләрдә аралаша алачак.

 


Нет комментариев