Диетолог шашлык белән бергә ашарга ярамый торган ризыкларны атады
Шашлыкны майлы ризыклар, майонезлы салатлар, ысланган продуктлар, хәтта кайбер очракта яңа җимешләр белән дә бергә кулланырга киңәш ителми.
Бу хакта РИА Новостига «Россия» шифаханәсе диетологы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының реабилитация һәм курортология фәнни үзәге филиалы белгече Галина Лебедева хәбәр итте.
Белгеч сүзләренчә, мондый комбинацияләр бавырга өстәмә йөкләнеш бирә һәм эчәклектә ферментация (ачыту) процессларын көчәйтергә мөмкин. Шулай ук табиб шашлык белән бергә чикләвек һәм ашкайнату өчен авыр булган башка ризыкларны да кулланмаска киңәш итә.
Төгәлрәк һәм файдалы туклану өчен диетолог ит белән бергә яңа яшелчәләр — кыяр, помидор, кәбестә, шулай ук грильдә пешерелгән борыч һәм баклажан кулланырга тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев