Дәүләт Думасына аналарга ай саен 20 мең сум түләү турындагы проект кертелде
КӨН ТЕМАСЫ

Дәүләт Думасына аналарга ай саен 20 мең сум түләү турындагы проект кертелде

Россия Дәүләт Думасына өч яшьтән өлкәнрәк балалар тәрбияләүче аналарга ай саен дәүләт түләве билгеләү турында закон проекты кертелде. Документ буенча һәр бала өчен ай саен 20 мең сум түләү карала.


Бюджетка йөкләнеш

Закон проекты авторлары һәр өч яшьтән өлкәнрәк бала өчен ай саен 20 мең сум түләүне ананың хезмәтенә дәүләт тарафыннан бирелә торган бәя буларак карый. Хәзерге вакытта гамәлдә булган бер яшь ярымга кадәрге балалар өчен бирелә торган пособиеләрдән аермалы буларак, яңа чара өлкәнрәк яшьтәге балаларны да колачлый.

Финанс-икътисади нигезләмә мәгълүматларына караганда, бу максатларга дәүләт бюджетыннан ел саен кимендә 5 триллион сум кирәк булачак. Хөкүмәт әлегә проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикерен белдермәде, ә белгечләр бюджет өчен өстәмә керем чыганаклары табу зарурлыгын билгеләп үтте.

Кабул итү мөмкинлеге

Инициативаны хуплаучы депутатлар фикеренчә, әлеге түләүләр бала табуны стимуллаштырырга һәм аналык хезмәтенең җәмгыятьтәге әһәмиятен күтәрергә ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта финанслау чыганагы әлегә билгеләнмәгән, ә законның 2027 нче елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә керүе хәзерге вакытта сорау астында кала. Документның киләчәге бюджет циклы тәмамлануга һәм кирәкле акчалар табылуга бәйле булачак.


Нет комментариев