Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Биектау районы кырларыннан бәрәңге һәм кәбестә уңышы тулаем җыеп алынды

Октябрь ае - басулардан соңгы уңышны җыеп ала торган вакыт. Бүгенгесе көндә район кырларында бәрәңге һәм кәбестә уңышы тулаем җыйналып бетте. Бәрәңге - икенче икмәк Район буенча бәрәңге алу 14 октябрьгә тулаем тәмамланды. Иң беренче булып, "Татарстан" агрофирмасы бәрәңге уңышын җыеп бетерде дип хәбәр иттеләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Октябрь ае - басулардан соңгы уңышны җыеп ала торган вакыт. Бүгенгесе көндә район кырларында бәрәңге һәм кәбестә уңышы тулаем җыйналып бетте.

Бәрәңге - икенче икмәк

Район буенча бәрәңге алу 14 октябрьгә тулаем тәмамланды. Иң беренче булып, "Татарстан" агрофирмасы бәрәңге уңышын җыеп бетерде дип хәбәр иттеләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.

Быел Биектау районында барлыгы биш хуҗалык 600 гектар мәйданда бәрәңге утырткан иде. Бәрәңге игелгән мәйданның иң зурысы "Бөреле" җәмгыятендә - 300 гектар, "Березка"да һәм "Татарстан" агрофирмасында - 100 шәр гектар, "Ватан" һәм КФХ "Гыйззәтуллин"да - 50 шәр гектар.

Уңыш һәр гектарыннан район буенча уртача 115 центнер чыкты. Һәр гектардан иң күп уңыш "Татарстан" агрофирмасында - 130 центнер, "Березка"да - 120 центнер, "Бөреле"дә - 117 центнер булды. Тулаем 6780 тонна бәрәңге уңышы җыеп алынды.

Бәрәңге уңышына үсемлек чәчәк аткан, бүлбеләр яралган вакытта яңгырлар булмау да тискәре йогынты ясады. Әмма хуҗалыкларда су сиптерү җайланмалары булдырылган булса, уңыш күпкә яхшырак булыр иде, - дип белдерделәр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.

Биектау халкы кәбестәсез калмаячак!

60 гектар мәйданда утыртылган кәбестә алуны "Бөреле" җәмгыяте 16 октябрь көнне бетерде. Яшелчәләр үстерүгә җәмгыяттә һәрвакытта да зур игътибар бирелде. Алар кәбестәне кечкенә тартмаларда - кассеталарда кыштан ук үстерә башлый һәм утырта торган үрентеләр белән үзләрен тулысынча тәэмин итә.

Быел да уңыш башка елдагылардан зарланырлык түгел, һәр гектардан уртача 500 центнер чыкты. Хуҗалыкта тулаем 3000 тонна кәбестә уңышы җыеп алынды. Хуҗалыкта күпчелек озак саклана торган, тыгыз сортларга өстенлек бирәләр. Бу халыкны язга кадәр әлеге төр яшелчә белән тәэмин итү өчен шулай эшләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев