Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Биектау муниципаль районы Советының һәм район Башкарма комитетының XIII утырышы узды (ФОТО)

Бүген Үзәк мәдәният йортында Биектау муниципаль районы Советының һәм район Башкарма комитетының XIII утырышы узды. Зур киңәшмә барышында районның мәгариф бүлегенең оештыру-хокукый формасына үзгәрешләр кертелде. Хәзер мәгариф бүлеге "муниципаль казна учреждениесе" исемен йөртәчәк, ягъни учреждениенең тулы исеме: Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе булачак....

Бүген Үзәк мәдәният йортында Биектау муниципаль районы Советының һәм район Башкарма комитетының XIII утырышы узды. Зур киңәшмә барышында районның мәгариф бүлегенең оештыру-хокукый формасына үзгәрешләр кертелде.

Хәзер мәгариф бүлеге "муниципаль казна учреждениесе" исемен йөртәчәк, ягъни учреждениенең тулы исеме: Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе булачак. Шулай ук район Уставына өстәмәләр кертелде.

Моның өстенә, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм йөзеннән, муниципаль милектән эшмәкәрләргә милекне күчерү тәртибен булдырырга кирәклеге ассызыкланды. Шулай ук, Биектау Советының моңарчы кабул ителгән кайбер карарларына да үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, "2016 елга Биектау муниципаль районы бюджете турында"га карар. Ә гражданнар милкенә шәхси йортлар салу һәм хуҗалык тоту өчен бирелә торган җир кишәрлекләре турындагы норманың икенче пунктын гамәлдән чыгардылар.

Үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рәдиф Бариев җыелышта ел саен уздырыла торган гриппка каршы вакцинациянең мөһимлеген әйтеп үтте. "Грипптан вакцина ясату күп кенә авыру очракларын булдырмый калырга мөмкинлек тудыра. 1 ноябрьгә кадәр район буенча бу эшне төгәлләргә иде",- диде Рәдиф Рәкыйп улы.
Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин авыл җирлекләре башлыкларына, предприятие-оешма җитәкчеләренә, мәктәп директорларына сәламәтлек саклау оешмалары вәкилләренә гриппка каршы вакцинация уздыруда ярдәм итәргә кирәклеген әйтеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев