Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бүген Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Бүген Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк чарада катнашачак. С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы мөрәҗәгатьне тыңларга 700ләп кеше чакырулы. Әлеге мөрәҗәгать көне V чакырылыш ТР Дәүләт...

Бүген Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк чарада катнашачак.
С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы мөрәҗәгатьне тыңларга 700ләп кеше чакырулы.
Әлеге мөрәҗәгать көне V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 14 сентябрьдә узган утырышында билгеләнде. Татарстан Президентының республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы мөрәҗәгатен тыңларга 700ләп кеше чакырылганлыгы билгеле. Алар арасында - ТР Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары һәм ТР Президенты Аппараты вәкилләре, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары, РФ ФҖның Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, суд, прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләре, төбәкнең муниципаль берәмлекләре башлыклары һәм башкалар.

Татарстанның алга таба үсеш юнәлешләре күрсәтелгән юлламадан соң, ТР Дәүләт Советы бинасының утырышлар залында республика парламенты утырышында 28 мәсьәләне карау күздә тотыла. Аларның 19ы - республика закон проекты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев