9 майда район үзәгендә митинг булачак
КӨН ТЕМАСЫ

9 майда район үзәгендә митинг булачак

9 нчы майда Биектау районы үзәгендә совет халкының Бөек Ватан сугышындагы җиңүенә багышланган тантаналы митинг уздырылачак.

Ул 9:00дә Дан Аллеясында һәмм районның үзәк мәйданында башланачак. Җиңү парады 9:30дан 11:00гә кадәр барачак.

Үлемсез полк йөреше 11:00дә Дан Аллеясында һәмм районның үзәк мәйданында башлана.

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәмм инвалидлары өчен тантаналы төшке аш Биектауның 1 нче урта мәктәбендә 12:00гә планлаштырылган.

Бәйрәм салюты 21:00дә Дан Аллеясыннан яңгыраячак.


Нет комментариев