Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
КӨН ТЕМАСЫ

2026 елның 1 мартыннан балаларга авиабилетларга 50% ташлама

2026 елның 1 мартыннан балалар өчен авиабилетларга ташламалар бирүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Хәзер 2 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларга 50% ташламаны ата-аналар белән генә түгел, башка олылар белән очканда да рәсмиләштерергә мөмкин.

Ташламадан файдалануның төп шарты — өлкән кеше белән бала өчен билетларны бер бронь кысаларында алу. Урыннар бер рәттә булырга һәм араларында үтү юлы белән бүленмәгән булырга тиеш.

Моннан тыш, очыштан мәҗбүри баш тарту нигезләре исемлеге дә киңәйтелде. Хәзер билетта күрсәтелгән хезмәт күрсәтү классын тәкъдим итмәү дә шушы нигезләрнең берсе булып санала.

Шулай ук авиаперевозчы яки агент тарафыннан билет рәсмиләштергәндә җибәрелгән хаталар да мәҗбүри баш тарту өчен нигез итеп каралачак.

#Минтранс #авиабилетлар #балаларөченташлама #50процентташлама #балаларбеләночыш #льготалар2026 #авиаперевозкалар #пассажирларочышы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новости татарстана