2026 елдан эшчеләрне психиатрия тикшерү тәртибе үзгәрә
2026 елның 1 мартыннан Россиядә кайбер һөнәр ияләре өчен мәҗбүри психиатрия тикшерүе кагыйдәләре яңартыла.
Минздрав России боерыгы нигезендә, хәзер психиатрия тикшерүе бер табиб тарафыннан түгел, ә табиб-психиатрлар комиссиясе тарафыннан үткәрелергә тиеш. Шулай ук тикшерүгә юллау тәртибе дә төгәл итеп билгеләнгән.
Әгәр мәҗбүри периодик медицина каравы вакытында хезмәткәрдә психик тайпылыш билгеләре ачыкланса, эш бирүче аны психиатрия тикшерүенә җибәрергә бурычлы.
Яңа кагыйдәләр хезмәт иминлеген арттыруга һәм медицина бәяләмәсенең объективлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
#психиатриятикшерүе #хезмәткануны #сәламәтлексаклау #Эшчехокукы #Минздрав #Россия2026 #медкаравы #татарновостлары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев