Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

1 октябрь көнне Фидаил Гайнетдиновның гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее

01 октября 2018, 11:02

1974

0

0

1 октябрь көнне Фидаил Гайнетдиновның гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее

 Биектау районының Зур Битаман авылында яшәүче кадерле, яраткан әтиебез, дәү әтиебез Фидаил Гайнетдиновның гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее.

Әтиебез, кадерлебез безнең, шушы шатлыклы, куанычлы көндә  сиңа нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, пар күгәрченнәр кебек әниебез Роза белән тигезлектә, муллыкта озын-озак яшәвегезне телибез. Балаларыңның, оныкларыңның кадерендә, кадерле дәү әти булып, сөеп-сөелеп, озак итеп яшәргә язсын иде. Әтиебез, кадерлебез безнең, синең гомереңдә авыр көннәр аз булмады, ә син сынмадың, сыгылмадың, югалып калмадың, менә дигән яхшы, тырыш, Битаман авылында үрнәк әти булдың. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай шат бул, эшкә батыр бул, ике дөньяның  барлык рәхәтләрен күреп, бергә-бергә, күңелле итеп яшәргә язсын иде. Әтиебез ярты гомерен – 45 ел Бәксәр  колхозында  шофер булып эшләде. 45 ел буе эшләү дәверендә нинди генә авыр көннәре булмагандыр аның, әтиебезнең бервакытта да зарланганын ишеткәнебез булмады. Аның кулыннан килмәгән эш юктыр, мөгаен. Әтиебез оста гармунчы да, электрик та, балта остасы да, бакчачы да. Ә иң яраткан шөгыле – балык тоту. Безне – 4 балагызны үстердегез, укыттыгыз, кеше иттегез, барыбыздан да бик зур рәхмәт сезгә, әтиебез, әниебез, без сезнең белән горурланабыз. Рәхмәт сезгә ярдәмегез өчен, безне зур тормышка аяк бастыруыгыз өчен. Аллага шөкер, сез безнең горурлыгыбыз, чын әти-әни нинди була дисәләр, ике дә уйламыйча, минем әти-әнием дияр идем.

Туган көнең, юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

80 яшь  – матур гомер бит ул,

Борчылма син килгән картлыкка.

Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,

Калган гомерең үтсен шатлыкта.

4 нче октябрь көнне абыебыз Айдар Гайнетдиновның да юбилейлы туган көне. Аңа 50 яшь тула. Аңа да исәнлек-саулык, тазалык, байлык телибез. Бәхетле бул.

Юлларыңда киртә очраса да,

Тирән упкыннарга юлыкма.

Џәрчак сиңа ярдәмгә килерлек

Балаларың барын онытма.

Иң изге теләкләр белән әниебез Роза, балаларың Айдар, Зөфәр, киявең Марат, киленең Гөлнара, оныкларың Раил, Илназ, Марсель, Гөлназ исеменнән кызларың Лилия белән Ләйсән.    

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев