Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Корбан бәйрәме уңаеннан котлавы

Хөрмәтле биектаулылар, дин кардәшләрем! Сезне чын күңелемнән Корбан гаете белән тәбрик итәм! Корбан гаете, күп гасырлар дәвамында мөселманнарны берләштереп, барыбызны да игелекле гамәлләр кылырга, янәшәдәгеләребезгә карата шәфкатьле һәм ихтирамлы булырга өнди. Бу күркәм бәйрәмдә без Изге Коръән аятьләрен, ата-бабаларыбыздан калган йолаларны үтәп, әлеге бәйрәм белән бәйле гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне яңартабыз,...

Хөрмәтле биектаулылар, дин кардәшләрем!

Сезне чын күңелемнән Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Корбан гаете, күп гасырлар дәвамында мөселманнарны берләштереп, барыбызны да игелекле гамәлләр кылырга, янәшәдәгеләребезгә карата шәфкатьле һәм ихтирамлы булырга өнди. Бу күркәм бәйрәмдә без Изге Коръән аятьләрен, ата-бабаларыбыздан калган йолаларны үтәп, әлеге бәйрәм белән бәйле гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне яңартабыз, аларны буыннан-буынга кадерләп тапшырабыз. Без республикабызның күп милләтле һәм күп конфессияле, имин, бердәм һәм бай төбәкләренең берсе булган Биектау районында яшибез. Районыбызда иманлы кешеләр елдан-ел арта бара. Алар ярдәме белән мәчетләр төзелә, искеләре яңартыла. Безнең һәркайсыбыз туган җирдә халыклар арасындагы дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә. Районыбыз киләчәктә дә чәчәк атсын, бердәмлек һәм тынычлык төбәге булып калсын өчен милләттәшләребез тырышып хезмәт итәр, алга таба да ислам дине кыйммәтләрен олылап саклар дип ышанам.

Корбан бәйрәме изге сәфәр - хаҗ кылу тәмамланган көн дә. Безнең ватандашларыбыз да миллионлаган мөселманнар белән бергә Кәгъбада очраша. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗларын кабуллардан кылсын һәм туган илебезгә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.

Изге бәйрәм көннәрендә районыбызның юмартлык һәм шәфкать күрсәтүче, авыру-сырхауларга, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итүче, әйләнә-тирәдәгеләргә якты бәйрәм рухы өләшүче мөселманнары олы җанлылык һәм кешелеклелек үрнәкләре күрсәтәләр. Аллаһы Тәгалә күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалган корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде.

Әлеге Корбан бәйрәме тагын да мул һәм юмарт булсын! Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен, аның изге эшләрегездә ярдәм бирүен телим!

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы хакимияте башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев