Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Газетага язылу кампаниясе алдынгылары

"Высокогорские вести" һәм "Биектау хәбәрләре" газеталарына язылу чоры башланды. Бүгенге көнгә аларга 400дән күбрәк кеше язылды да инде. Алда баручы - беренче яртыеллыкка район газетасына 60 кеше язылган Дөбьяз авыл җирлеге. Икенче урында - Алан-Бәксәр, Суыксу, Иске Казан авыл җирлекләре. Беренче чиратта бу авыл кешеләре белән көндәлек аралашып эшләүче хат...

"Высокогорские вести" һәм "Биектау хәбәрләре" газеталарына язылу чоры башланды. Бүгенге көнгә аларга 400дән күбрәк кеше язылды да инде. Алда баручы - беренче яртыеллыкка район газетасына 60 кеше язылган Дөбьяз авыл җирлеге. Икенче урында - Алан-Бәксәр, Суыксу, Иске Казан авыл җирлекләре. Беренче чиратта бу авыл кешеләре белән көндәлек аралашып эшләүче хат ташучылар тырышлыгы нәтиҗәсе булып тора. Алдынгы хат ташучылар - Дөбьяздан Сәкинә Мостафина, Алан-Бәксәрдән Халидә Гафиятуллинага, Суыксудан Сания Хәлиуллинага, Мүлмәдән Гадилә Маликовага, Иске Казаннан Рамилә Идиятуллинага, Коркачыктан Венера Бариевага редакция исеменнән рәхмәт белдерәбез. Һәр ай нәтиҗәсе һәм язылу кампаниясе күрсәткечләре буенча иң тырыш хат ташучыга редакция исеменнән бүләк тапшырылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев