Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Җырчыларыбызны «ТНВ»дан карадык

Узган шимбәдә районның иң оста җырчылары «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашты. Конкурс өч яшь категориясендә барды, һәркайсында телевизор караучыларга дүртешәр кеше үз сәләтен күрсәтте. Мәктәп укучылары арасында иң яхшылар дип Гөлинә Шәйхетдинова һәм Адель Равилов танылды. Ветераннар арасында Галия Камалова белән Фәния Шәрәповага уңыш елмайды. Урта буын җырчылар арасында сайлап алу...

Узган шимбәдә районның иң оста җырчылары «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашты.

Конкурс өч яшь категориясендә барды, һәркайсында телевизор караучыларга дүртешәр кеше үз сәләтен күрсәтте. Мәктәп укучылары арасында иң яхшылар дип Гөлинә Шәйхетдинова һәм Адель Равилов танылды. Ветераннар арасында Галия Камалова белән Фәния Шәрәповага уңыш елмайды. Урта буын җырчылар арасында сайлап алу турын үзәк мәдәният йорты хезмәткәрләре Айзат Шакиров һәм Ризәлә Уткузова узды.

Финал бәйгесендә катнашачак җырчыларны сайлаган композитор Мәсгуть Имашев, безнең җырчылар турында: «Мөмкин булса, барысын да финалга үткәрер идем», - диде. Дөрестән дә, биектаулылар бик матур чыгыш ясадылар.

Җиңүчеләр дип танылган алты җырчы финалда Теләче районыннан килгән һәвәскәр башкаручылар белән көч сынашачак.

Үзебезнекеләрне телевизор экраннарында тагын күрербез әле. Шушы көннәрдә биектаулылар катнашында февральдә эфирга чыгачак «Башваткыч» тапшыруы төшереп алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев