Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • ТР Премьер-министры, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Биектау районы “Әсән” хуҗалыгында булды

    Соңгы елларда агросәнәгать комплексын үстерүгә зур игътибар бирелә. Һәм авылга килүче инвесторлар эш нәтиҗәләренең башлангыч чорда ук күренмәячәген, табыш алганчы байтак тырышлык куярга кирәк булачагын аңлыйлар. Районыбызның Алан-Бәксәр авылында урнашкан "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте - сүзнең туры мәгънәсендә иң яшь хуҗалыкларның берсе, ул оешканга әле бер ел да юк. Әмма...

    Соңгы елларда агросәнәгать комплексын үстерүгә зур игътибар бирелә. Һәм авылга килүче инвесторлар эш нәтиҗәләренең башлангыч чорда ук күренмәячәген, табыш алганчы байтак тырышлык куярга кирәк булачагын аңлыйлар.

    Районыбызның Алан-Бәксәр авылында урнашкан "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте - сүзнең туры мәгънәсендә иң яшь хуҗалыкларның берсе, ул оешканга әле бер ел да юк. Әмма ул, савым буенча районда ышанычлы төстә беренче урынны алып, үзен күрсәтә дә башлады. Хәзер биредә һәр сыердан уртача 26 килограмм сөт савалар һәм "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте инвесторы, "ГКС" фәнни-җитештерү предприятиесе директоры Айрат Сабиров бу әле чик түгел дигән фикердә.

    Узган атнада Биектау районына килгән ТР Премьер-министры, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Әсән"дә эшләрнең ничек баруын үз күзләре белән күрү мөмкинлегеннән файдаланды. Аның белән бергә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов та килде.

    Кунаклар, беренче эш итеп, техниканың язгы кыр эшләренә ничек әзерләнүен карау өчен хуҗалыкның машина-трактор паркына күз салдылар.

    "КамАЗ", "ЗИЛ", "Газель" машиналары , "МТЗ", "Т-150" тракторлары, экскаваторлар һәм башка машиналар санына карап фикер йөрткәндә аграрийлар алда торган кыр эшләренә әзерләр.

    - Комбайннар саклауга куелды, ремонт мастерское төзелеп бетте һәм хәзер анда эшләр бара, - дип аңлатты кунакларга "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте директорының куркынычсызлык буенча урынбасары Артур Габдрахманов.

    Техниканы караганнан соң министр булачак чәчү турында сүз кузгатты. Игътибарны быел эшнең җиңел булмаячагына, шуңа күрә әзерлекне хәзердән үк башларга, көч туплап, аңа аеруча зур җаваплы мөнәсәбәттә булырга кирәклегенә юнәлтте.

    - Күп нәрсә һава шартларыннан гына түгел, ә бәлки үзебездән дә тора, - диде Марат Әхмәтов.

    Аннары кунаклар хуҗалыкның терлекчелек комплексына юл тоттылар. Биредә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белгечләрнең үз тәрбиясендәгеләргә нинди җылы мөнәсәбәттә булуына гаҗәпләнде. Тотрыклы савым алу өчен сыерларны ашатау рационын барлык фермаларда үтәп булмый, ә менә "Әсән"дә әлеге мәсьәләгә җитди игътибар бирелә.

    - Кирәкле барлык катнашмаларны, энергетик эчемлекләрне күбрәк итеп алып куйдык, - дип аңлатты "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте директорының терлекчелек буенча урынбасары Дмитрий Кузнецов. - Сенаж, силос та җитәрлек әзерләнде. Азыклар барысы да әйбәт сыйфатлы - беренче класслы.

    - Миңа сезнең эшкә карашыгыз ошый, иң мөһиме - баланслы ашату, башмак таналарга кайгыртучан мөнәсәбәттә булырга, организмнары чыныксын, шул вакытта савым да югары булыр, - дип киңәш итте Марат Әхмәтов.

    Күптән түгел төзелгән абзарларда 42 савым сыеры, 81 башмак тана, 42 бозау асрала. Якын арада биредә 63 тана бозаулаячак.

    Аннары кунаклар бозаулату бүлегенә килделәр, анда бозауларны карадылар. Аларга әле берничә сәгать элек кенә туган бозауны да күрсәттеләр.

    Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры фермада һәр сыердан күпме сөт савып алулары белән кызыксынды. Җавапны ул гаҗәпләнеп һәм сөенеп кабул итте, чөнки сыерлары 26шар литр сөт бирү белән республиканың һәр хуҗалыгы да мактана алмый.

    - Савым, продукциянең сыйфаты һәм аны илтүгә бездә контроль бигрәк тә җитди, - диде Дмитрий Кузнецов. - Бүген, мәсәлән, без дәүләткә 958 литр сөт тапшырдык, тагын 240 литры яшь бозауларга эчертергә калды.

    "Әсән"дә яңа технологияләрне үзләштерүгә дә зур игътибар бирелә. Терлекчелек фермаларын заман җиһазлары белән тәэмин итү турында кайгырталар. Киләчәктә производствоны киңәйтергә, терлекләрнең баш санын, шуның нигезендә тулаем продукция җитештерүне арттырырга уйлыйлар.

    Хуҗалыкта тагын бер юнәлеш буенча эшлиләр - сарыклар үрчетәләр. Яңа ел бәйрәмнәренә ике атна кала "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәтенә, Арча районыннан сатып алып, сарыклар кайтаралар. Бүген абзарда 47 сарык һәм 38 бәрән асрала.

    Авылда терлекчелек үсеш ала, Марат Әхмәтов моңа бигрәк тә сөенде. Хуҗалыктан китәр алдыннан ул терлекчелек комплексын үстерү буенча белгечләргә тагын берничә киңәш бирде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: