Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Пенсияләр арта

2014 елда Россия пенсионерларының хезмәт пенсияләре ике мәртәбә күтәреләчәк. Беренче индексация 1 февральдә булачак - хезмәт пенсияләре 2013 елгы куллану бәяләре дәрәҗәсе буенча, икенче тапкыр - 1 апрельдә - бер пенсионерга исәпләгәндә 2013 елда Россия Пенсия фонды керемнәре үсеше дәрәҗәсе буенча. Августта исә эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләре гадәттәгечә яңадан исәпләнеләчәк....

2014 елда Россия пенсионерларының хезмәт пенсияләре ике мәртәбә күтәреләчәк.

Беренче индексация 1 февральдә булачак - хезмәт пенсияләре 2013 елгы куллану бәяләре дәрәҗәсе буенча, икенче тапкыр - 1 апрельдә - бер пенсионерга исәпләгәндә 2013 елда Россия Пенсия фонды керемнәре үсеше дәрәҗәсе буенча. Августта исә эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләре гадәттәгечә яңадан
исәпләнеләчәк.

Реклама

1 апрельдә шулай ук дәүләт тәэминаты буенча, шул исәптән социаль пенсияләр һәм федераль ташламалардан файдаланучыларга пенсия белән бергә китерелә торган айлык акчалата түләү күләме дә индексация-ләнәчәк.

2014 елга Россия Пенсия фонды бюджетында хезмәт пенсияләрен индексацияләүгә акча 8,1%ка, социаль пенсияләргә 17,6%ка күздә тотыла. Индексациянең төгәл күләме РФ Хөкүмәте тарафыннан 2013 елгы нәтиҗәләрне, шул исәптән илдәге инфляция дәрәҗәсен һәм бер пенсионерга исәпләгәндә Россия Пенсия фонды керемнәре күләмен истә тотып билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев