Татарстанда йорт хайваннарын асрау һәм йөртү кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә керде. Яңа таләпләр, аерым алганда, эре этләрне йөртүгә һәм күпфатирлы йортларда хайваннарны тотуга кагыла.
Эре этләрне йөртүгә яңа таләпләр
Холка биеклеге 55 сантиметрдан ким булмаган этләрне җәмәгать урыннарында һәм йорт яны территорияләрендә озынлыгы 1,5 метрдан артмаган кыска бауда йөртергә кирәк. Моннан тыш, эт авызлык белән булырга тиеш. Бу таләпләр подъездларга, баскыч мәйданчыкларына, коридорларга, лифтларга, коляска бүлмәләренә, чатыр һәм подвалларга, шулай ук йорт яны балалар һәм спорт мәйданчыкларына кагыла.
Коммуналь фатирларда эт тоту тыела
Республикада федераль исемлеккә кертелгән потенциаль куркыныч эт токымнарын коммуналь фатирлардагы бүлмәләрдә һәм берничә гаилә яши торган торак биналарда тоту тыела. Бу чикләү постановление үз көченә кергәнче гражданнар милкендә булган хайваннарга кагылмый. Исемлектә акбаш, Америка бэндогы, амбульдог, Бразилия бульдогы, булли кутта, бэндог, бүре-эт гибридлары, гуль-донг, питбульмастиф һәм Төньяк Кавказ эте бар.
Күпфатирлы йортларның уртак урыннарында хайван тоту тыела
Яңа документ күпфатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында һәм ишегалларында теләсә кайсы йорт хайванын даими тотуны тыя. Подъезд, баскыч мәйданчыгы, коридор, лифт, коляска бүлмәсе, чатыр һәм подвал хайваннар өчен даими урын була алмый. Йорт яны балалар һәм спорт мәйданчыкларында да йорт хайваннары өчен ятак һәм будка урнаштыру рөхсәт ителми.
Таләпләрне үтәмәгән өчен хуҗаларга административ җаваплылык яный. Документның соңгы версиясеннән фатирда бер йорт хайванына кимендә 18 квадрат метр мәйдан туры килергә тиешлеге турындагы элек тәкъдим ителгән норма алып ташланган.

Нет комментариев