31 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Илсөя Мөхәммәтгалеева: “Мәрхәмәтле затлар Дөбьяз җирендә яши”
Ятимлек... Күпме сабыйның язмышында мәңге төзәлмәс яра салган, өметхыялларын челпәрәмә китергән аның ачысы... “Ятимнең башыннан сыйпасаң гына да, башындагы чәч санынча савап булыр” дигән пәйгәмбәребез Мөхәммәд. Шөкер, арабызда яралы шул йөрәкләрне күкрәгенә алып сөйгән, ихлас күңелле, мәрхәмәтле, риясыз җаннар да бар дип юанабыз. Алар Дөбьяз җирлегендә дә гомер кичерә. Бу көннәрдә авыл мәдәният йортында “Я бер Раббым, көчләр бирсәң иде сынауларга каршы торырга” дип исемләнгән кичә узды. Аның төп геройлары - ятим баланы сыендырган, ата-ана җылысын биргән, киң күңелле, сабыр холыклы якташларыбыз. Бүгенге әңгәмәдәшебез - әлеге чараны оештыручы, Дөбьяз җирлегендәге ветераннар советы рәисе Илсөя Мөхәммәтгалеева.
-
Дөньяга танылган якташлар
Әхмәтһади һәм Садри Максуди - татар дөньясы иҗтимагый-сәяси тормышында күренекле шәхесләр. Алар тумышлары белән безнең яклардан. Абыйлы-энеле Максудилар Ташсу авылында туып үсә. Күптән түгел Суыксу авылында татар тарихында күренекле эз калдырган Максудиларга багышланган фәнни-гамәли конференция уздырылды.
-
Яшәү өчен мөмкин кадәр уңайлырак шартлар тудырырга
Красносельский авыл җирлеге - Биектау районының үзәге. Гражданнар җыенына халыкның бик күп килүенә дә бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Ни дисәң дә, авыл җыены власть вәкилләре белән халык арасында үзенчәлекле күпер булып, аларны тоташтырып тора. Менә шундый очрашулар вакытында кешеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдантуры бирә, көн кадагына сугучы проблемаларны кузгата, авылны төзекләндерү буенча теләк-киңәшләрен әйтә алалар.