16 апрель 2015 яңалыклары
-
Сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдалану туктатылды
Биектау районы прокуратурасы элегрәк, дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләрен һәм җирле үзидарә органнарын җәлеп итеп, Биектау авылында урнашкан 5 катлы "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы, шулай ук шәһәр төзелеше законнарының ничек үтәлүен тикшергән иде. Предприятиенең хуҗасы (хосусый милекчесе) - кешеләр яшәми торган биналарны төрле эшмәкәрләргә арендага бирүче "Биектау" сәүдә-күңел...
-
Исемдәге хатирәләр – Җиңү ядкаре
Сугыш ачысы бер гаиләне дә читләтеп үт-мәгән. Мин Олы Солабаш авылының батыр ир-егетләре турында язарга телим. Безнең авыл зур булмаса да, аннан яу кырына илне сакларга йөзгә якын ир-егет киткән, аларның 42 се генә әйләнеп кайта, 54 е мәңгелеккә читтә ятып кала. Яу кырыннан исән-имин кайтып, бик зур авырлыклар белән...
-
Ветераннар бәйрәме
Коркачык авыл җирлегендә, бөтен райондагы кебек, сугыш ветераннары юбилей бүләкләре алды. Медальләр тапшыру өчен Коркачык станциясендәге авыл клубына тыл хезмәтчәннәрен чакырдык. Котлау сүзе белән аларга авыл җирлеге башлыгы Кадрия Хәйбуллина мөрәҗәгать итте. Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дип аталган...
-
Газетабыз – район яшьтәше
Район газетасы - район яшьтәше. 2015 нче елда аңа да 80 яшь тула. Газетаның беренче саны 1935 елның апрелендә дөнья күргән. Бу нибары бер альбом бите кадәр генә була. ВКП(б)ның Биектау райкомы һәм район башкарма комитетының матбугат органы үз заманы рухында "Ленин юлы" дип атала. Газетаның тиражы акрынлап арта бара....
-
Бергәләп дөньяны яхшырак, яктырак, баерак итәрбез...
"Без булдырабыз! Без бергә!" дип аталган форум 13 нче апрельдә республикабыз башкаласы Казанда үтте. Форумга җыелган 40тан артык иҗтимагый оешма "Президент белән бергә" дигән республикакүләм иҗтимагый хәрәкәт оештырдылар. Аның төп максаты булып, татарстанлыларны берләштерү, Президент программаларын һәм тәкъдимнәрен хуплау буенча конкрет эшләрне тормышка ашыру тора. Форумда, Биектау районы вәкиле буларак,...
-
Рәхим итегез, галиҗәнап Әдәбият
Техник алгарыш могҗизаларын никадәр генә мактасак та, хәзерге көнгә кадәр китап бердәнбер саекмас белем һәм акыл чыганагы булып кала бирә. Менә шуңа күрә Россиядә Әдәбият елын уздыру бөтенхалык бәйрәменә әверелә дә инде. Әдәбият елының ачылышы 10 нчы апрель көнне Үзәк мәдәният йортында булды. Анда барлык китап сөючеләр, аның кадерен белүчеләр...
-
Бурычың булса, тизрәк түләргә кирәк
Газ өчен бурычларны тиз арада түләп бетерергә кирәк - Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары алдына шундый бурыч куйды. Агымдагы атнаның дүшәмбесендә район активының киңәйтелгән утырышында "Газпром трансгаз Казань" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков чыгыш ясады. Ул...