Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Газетабыз – район яшьтәше

Район газетасы - район яшьтәше. 2015 нче елда аңа да 80 яшь тула. Газетаның беренче саны 1935 елның апрелендә дөнья күргән. Бу нибары бер альбом бите кадәр генә була. ВКП(б)ның Биектау райкомы һәм район башкарма комитетының матбугат органы үз заманы рухында "Ленин юлы" дип атала. Газетаның тиражы акрынлап арта бара....

Район газетасы - район яшьтәше. 2015 нче елда аңа да 80 яшь тула. Газетаның беренче саны 1935 елның апрелендә дөнья күргән. Бу нибары бер альбом бите кадәр генә була.

ВКП(б)ның Биектау райкомы һәм район башкарма комитетының матбугат органы үз заманы рухында "Ленин юлы" дип атала. Газетаның тиражы акрынлап арта бара. Беренче елны 1500 экземпляр булса, 1939 нчы елга инде 2800гә, 40 нчы елда 3000гә җитә. Газета район типографиясендә бастырыла һәм халык аны һәр 3-5 көн саен ала. Баш мәкаләдән тыш, аның битләрендә күп кенә кечкенә язмалар, шул исәптән хуҗалыкларда балалар бакчалары һәм ашханәләр ачылу, чәчү һәм урып-җыю барышы, яңа кинофильмнар турында урыннардан язылганнары, шулай ук газета укучыларның тәнкыйть фикерләре буенча әзерләнгәннәре дә дөнья күрә. Авыл хуҗалыгы эшләре, сатып алулар, колхозларның продукция җибәрүе, авыл Советларының заемнар җыю заданиеләрен үтәве турындагы сводкалар да даими рәвештә чыгып килә.

Бөек Ватан сугышы елларында да газета чыгудан туктамый. Биектаулыларның тылдагы фидакарь хезмәте яктыртыла, фронттан килгән хәбәр-ләр урнаштырыла. 1942 елда аны Григорий Павлович Николаев җитәкли.

Хуҗалыкларның исемнәре әллә ничә тапкыр алыштырыла, район чикләрен үзгәртә, Питрәч, Яшел Үзән районының бер өлеше булып тора, бөтенләй бетерелә, аннары тагын Дөбъяз районы белән кушыла. Республика картасында яңадан Биектау районы күренгәч, газета да чыгарыла башлый һәм бу юлы инде ул "Ильич юлы" дип исем-ләнә. Редактор итеп В.М.Казаков, аннары М.А.Петров билгеләнә.

Район газетасы тарихының иң яхшы юллары исеме республикага танылган Михаил Артемьевич Петров белән бәйле. Газета бизәлеш ягыннан, полиграфия буенча иң яхшысы булганы, теге яки бу теманы тиешенчә яктыртканы өчен күпсанлы дипломнар, призларга лаек була. Ә иң мөһиме - аның үз дигәнендә нык торуы нәтиҗәсендә редакция коллективы нигездә үз көче белән райком янында ике катлы кирпеч бина төзеп куя. Ул әле дә Биектауның нәкъ үзәгендә үз урынында тора һәм үзгәртеп корып, ремонтлаганнан соң тышкы ягыннан да, эчтән дә заман офисларыннан бер дә калышмый. Район газетасы 80 ел чыгу дәверендә редакциядә дис-тәләгән кеше хезмәт куйды. Араларында журналистлык белеме яки югары белем алмаганнары да була. Әмма аларның һәркайсы газета тарихына, димәк, районның елъязмасына үз өлешләрен кертәләр. ХХ гасырның 40-50 нче елларында газетаны Е.Карпова, А.Балташова, А.Козарева, Е.Добросмыслова, Н.Круглов, Л.Ширшина, Т.Тимохина әзерләп, җыеп, бастырып чыгаралар.

Бухгалтер Валентина Викторовна Ильинская үзенең җентекле хезмәтен утыз ел буена башкарды. Яңа килгән яшь хезмәткәрләрне якты йөз белән каршылады, тормыш белән иртә хушлашканнарны, биредә элегрәк эшләгәннәрне онытмады, алар турындагы истәлекне кадерләп саклады. Юрис Михеев, Анатолий Ишейкин, Василий Русаков, язучы А.Алишның улы Айваз үзенчәлекле журналистлар булды. Виктор Гончаров, Анатолий Потапов, Александр Ожегов, Гурий Тавлин, Валентина Пахомова, Ильмира Гыйззәтуллина биредә һөнәри үсеш алдылар. Фотохәбәрчеләр булып Наил Төхвәтуллин, Иван Мишин, Валерий Бирючевский эшләде.

Бүгенге редакциянең үзәген бирегә узган гасырның 70 нче елларында килүчеләр тәшкил итә. Алар төрле вазифаларны башкардылар, хәзер инде шактый зур тәҗрибә тупладылар, әмма, элеккечә үк, хезмәтләрен иҗади мөнәсәбәт белән башкаралар.

Болар - дубляж буенча редактор урынбасары Сания Шакирова, җаваплы секретарь Елена Мартынова, бүлек редакторы Разия Абзалова. Мәкаләләрне рус теленнән татарчага Рима Садыйкова һөнәри осталык белән тәрҗемә итә. Альбина Фәхретдинова, Светлана Кулагина 40 ел дәвамында газетаның алмаштыргысыз корректорлары булды. Роза Фәйз-рахманова 20 ел тәрҗемәче булып эшләде. Фотохәбәрче Александр Тимонин редакциядә утыз елдан күбрәк вакыт хезмәт куйды. Шушы дәвердә ул Биектау районы һәм республика тормышыннан меңләгән мизгелне тасвирлап калдырды. Аның фоторәсемнәре - Биектау районының җанлы тарихы.

70-80 нче елларда газета редактор Рево Галимҗан улы Закиров җитәкчелегендә чыкты. Бу урында ул Биектауда өч ел эшләгән Иван Аркадьевич Волокитинны алыштырды.

Узган гасырның 90 нчы елларыннан редакциягә җитәкчелектә "хатын-кызлар чоры" башланды. Башта "руль артына" Галина Юрьевна Травина басты. Бу "революцион" чор - демократия кү-бәйгән, "дүртенче власть" - матбугатның абруе арта башлаган вакыт. Ул эшләгәндә газета тормышында "компьютерлар эрасы" башланды.

1993 ел башында редактор итеп Раушан Нур кызы Хәйруллина билгеләнде. Ул, гомумән алганда, редакциядә 30 ел хезмәт куйды. Биредә аның әтисе Нур абый Хәйруллин тәрҗемәче булып эшләде.

Республика газеталарына полиграфик ярдәм программасы нәтиҗәсендә, ул чакта район хакимияте башлыгы булган Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәмендә яңа техника - компьютерлар, ксерокслар, принтерлар һәм башкалар барлыкка килде һәм газетаны редакциянең үзендә бастыра башладык.

1998 ел азагында редактор кебек мәшәкатьле вазифаны мин, Маргарита Тимонина үз җилкәмә алдым. Редакциядә мин, Казан университетын тәмамлап, юллама буенча килеп, 1979 елның августыннан эшли башладым. Георгий Никитич Никитин район газетасына егерме бер ел гомерен бирде. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, десант полкында хезмәт иткән. Белеме буенча географ, ә күңел кушуы буенча - газета хезмәткәре. Г.Н.Никитин ун елдан күбрәк вакыт "Ильич юлы" газетасының макетларын төзеде, үз хезмәтен бик яратып башкарды. Шуңа күрә, пенсия яшенә җиткәч тә редакциядә хәбәрче булып калды. Өлкән хез-мәттәшебез Андрей Архипович Катков та Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше иде. Ул редактор урынбасары булып эшләде. Дубляж буенча редактор урынбасары булып озак еллар Мөхәммәдьяр Зариф улы Зарипов эшләде.

1990-2000 нче елларда килүчеләр тотрыклы коллективка килеп керделәр. Компьютерда җыю операторы Ирина Батурина, реклама белгече Сергей Тимонин, бухгалтер Эльвира Габидуллина редакция хезмәтенең төп серләренә тиз төшенделәр.

1998 елның гыйнварыннан газета редакциядә ризографта бастырылды һәм 8-12 биттә кечкенә формат белән чыкты. Әмма укучыларын югалтмады.

2008 нче елдан безнең редакция Татарстанның иң зур медиа-холдингы - "ТАТМЕДИА" акционерлар җәмгыяте филиалы булып тора.

Район газетасының 80 еллыгын массакүләм-мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре коллективы күтәренке рух белән каршылый. Ул үзенең четерекле хезмәте белән мәшгуль - Биектау районы халкына аның территориясендә булган барлык вакыйгалар турындагы мәгълүматны үз вакытында җиткереп тора. Газета мәкаләләре, радиорепортажлар һәм телевидение тапшыруларының үзәгендә - кешеләр, аларның казанышлары, проблемалары. Биектау журналистлары штаттан тыш авторлар һәм газета укучылар белән бергә үз районнары елъязмасын язуны дәвам иттерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев