Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдалану туктатылды

Биектау районы прокуратурасы элегрәк, дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләрен һәм җирле үзидарә органнарын җәлеп итеп, Биектау авылында урнашкан 5 катлы "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы, шулай ук шәһәр төзелеше законнарының ничек үтәлүен тикшергән иде. Предприятиенең хуҗасы (хосусый милекчесе) - кешеләр яшәми торган биналарны төрле эшмәкәрләргә арендага бирүче "Биектау" сәүдә-күңел...

Биектау районы прокуратурасы элегрәк, дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләрен һәм җирле үзидарә органнарын җәлеп итеп, Биектау авылында урнашкан 5 катлы "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы, шулай ук шәһәр төзелеше законнарының ничек үтәлүен тикшергән иде.

Предприятиенең хуҗасы (хосусый милекчесе) - кешеләр яшәми торган биналарны төрле эшмәкәрләргә арендага бирүче "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе" җаваплылыгы чикле ширкәте. Тикшерү барышында милек хуҗасының бинага проект документлары, инженерлык тикшерүләре экспертизасының уңай бәяләмәсе, җир участогының шәһәр төзелеше планы, шулай ук төзелгән объектның төзелеш таләпләренә туры килүе турында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге чыгарган нәтиҗә булмавы ачыкланды.

Моннан тыш, тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең тупас бозылуы ачыкланды. 21 пункттан торган әлеге җитешсезлекләр халык йөри торган комплекстан файдаланганда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы судка "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе" җаваплылыгы чикле ширкәтенә карата янгын куркынычсызлыгы таләпләренә һәм шәһәр төзелеше законнарына җавап бирми торган сәүдә-күңел ачу комплексын законсыз дип тану һәм аннан файдалануны тыю турында дәгъва гаризасы җибәрде.

Дәгъваны тәэмин итү максатында суд прокуратура таләбе буенча хәзерге вакытта сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдалануны тыйды, ул печатьләп куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев