11 июль 2014 яңалыклары
-
Үзенчәлекле бәйге
Хәзер табигатьнең иң матур фасылы - җәй, җиләкләр пешеп җиткән вакыт. Каен җиләге, җир җиләге, бакчаларда виктория өлгерде. Инде кура җиләкләре дә балкып елмая башлады. «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Мәмдәл мәктәбенең 5, 6, 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары белән, болынга чыгып, җиләк җыю буенча ярыш оештырды....
-
Очыгыз, күгәрченкәйләр, очыгыз!
Мәктәптә укыган чак - иң ваемсыз һәм иң бәхетле еллар. Әмма бөтен кеше дә болай уйламый, кайберәүләрнең тизрәк үсеп җитәсе, мөстәкыйль тормыш башлыйсы килә. Мин үземнең кадетлар сыйныфы уздырган акцияләр һәм чаралар турында газета битләрендә күп тапкырлар язып чыктым. Әмма аерылышыр вакыт та җитте. Беренче июльдә минем кошчыкларым гаҗәеп матур...
-
Семиозерка монастырена кызыклы сәяхәт
Казан шәһәреннән төньяктарак, Семиозерка бистәсендә, мәһабәт урманнар арасында Рус Православие чиркәвенең Казан епархиясе ирләр монастыре урнашкан. Аңа XVII гасырда ук нигез салынган. Казанда чума котырган 1654 нче елда Марфа исемле монашка тө-шендә Гайсә анасын күрә, ул үзенең могҗизалы Седмиозер иконасын монастырьдан Казанга алып барырга куша. Бу нәкъ менә шулай эшләнә...
-
Өстенлекле юнәлешләр
Биектау районы прокуратурасы быел салым турындагы законның үтәлешенә күзәтчелек итү буенча актив эшләде. Әлеге өлкәне тиешенчә мониторинглау, шулай ук салым турындагы законның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан, Федераль салым хезмәте органнары һәм салым түләүчеләр тарафыннан үтәлешенә тиешенчә күзәтчелек итү максатыннан, район прокуроры карамагында ведомствоара эш төркеме нәтиҗәле эшләп...
-
“Бәләкәч”тә бәйрәм артыннан бәйрәм
Июнь ае Балаларны яклау көненнән башлана. Бу - барыбызның да яраткан бәйрәме. Ул бакчаның спорт мәйданчыгында оештырылды. Анда балаларны әкият геройлары каршы алды һәм күңелле конкурслар, эстафеталар уздырдылар. Аннары бәйрәм бакча каршындагы мәйданчыкка күчте. Балалар төсле акбурлар белән асфальтта рәсемнәр ясадылар. Бездә тәрбияләнүче нәниләр моңа бик куаныштылар. Моннан соң эстафета...
-
Хәерле юл сезгә, балалар!
Усад һөнәр училищесында хисапчы һөнәренә өйрәтүче дүртьеллык программаны үзләштергән укучыларның соңгы чыгарылышы булды. Тугыз сыйныф тәмамлап килгән балалар монда тулы урта белем һәм "хисапчы" белгечлеге алды. Теләге булганнар, чагыштырмача аз гына акча түләп, пешекче һәм "В" категорияле автомобиль йөртүче һөнәрләренә дә ия булды. Училищены тәмамлаучылар инде эшкә дә урнашкан, яңа...
-
Айлык тәмам. Аның нәтиҗәләре нинди?
2014 елның 20 нче маеннан 26 нчы июненә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы уздырылды һәм ул бу юлы наркотик матдәләрне явыз ният белән куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көненә туры китерелде. Әлеге киң күләмле ак-циягә әзерләнүдә һәм уздыруда Татарстан Республикасының хезмәт вазифалары наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы хокук тәртибе...
-
Кулларында герне уйнаталар гына
Усад мәктәбенең гер күтәрү белән шөгыльләнүчеләре Чувашия Республикасы көненә багышланган "Акатуй" бәйрәмендә катнаштылар. Күрше республикада узган әлеге ярышларда безнең спортчылар, уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарны яуладылар. 58 килограммга кадәрле авырлыкта Инсаф Кадыйров - 2 нче урында, 63 килограммга ка-дәрле үлчәү категориясендә Артур Гыйлаҗев 1 нче урынны алды. Авырлыклары 63 килограммнан...
-
Чернышевкага килделәр
Авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары агымдагы атна башында Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Га-ләүтдинова җитәкчелегендә Чернышевка авыл җирлегендә булдылар. Бирегә килүнең максаты - тәмәке тартуны тыю турындагы законның авыл җирлеге территориясендә ничек тормышка ашырылуын күзәтү. Җәмәгать биналарына һәм аларның якын-тирәсенә искәртү билгеләре куелган. Ә инде әлеге мәсьәләгә кагылышлы документлар,...
-
Яшьләргә кирәкле бүләк
Чыршыда республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды. Ул мәктәп территориясендә урнашкан. Шушы уңайдан оештырылган тантананы Бөтенроссия Олимпия көненә туры китердек. Һава торышының иртәдән үк болытлы булуы балаларның кәефендә чагылмады. Алар, күңелле җырлар тыңлый-тыңлый, төзекләндерелгән спорт мәйданчыгына юнәлделәр. Озак та үтмәде, Каенлыктан, мәктәп автобусына төялеп, кунаклар - иптәшләрчә очрашуга футбол...
-
Аерым җылытуга күчү отышлы
2005 нче елдан Татарстанда муниципаль районнарда квартираларны аерым җылытуга күчерү һәм блоклы котельныйлар кую программасы тормышка ашырыла башлады. Эшләрне "Татарстан Республикасының газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрен үстерү фонды" дәүләт учреждениесе башкара. Хәзерге вакытта Биектау районында 3444 йорт хуҗалыгы аерым җылытуга күчерелде. Быелгы җәйдә Биектау тимер юл станциясендәге күп...