Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Аерым җылытуга күчү отышлы

2005 нче елдан Татарстанда муниципаль районнарда квартираларны аерым җылытуга күчерү һәм блоклы котельныйлар кую программасы тормышка ашырыла башлады. Эшләрне "Татарстан Республикасының газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрен үстерү фонды" дәүләт учреждениесе башкара. Хәзерге вакытта Биектау районында 3444 йорт хуҗалыгы аерым җылытуга күчерелде. Быелгы җәйдә Биектау тимер юл станциясендәге күп...

2005 нче елдан Татарстанда муниципаль районнарда квартираларны аерым җылытуга күчерү һәм блоклы котельныйлар кую программасы тормышка ашырыла башлады.

Эшләрне "Татарстан Республикасының газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрен үстерү фонды" дәүләт учреждениесе башкара. Хәзерге вакытта Биектау районында 3444 йорт хуҗалыгы аерым җылытуга күчерелде. Быелгы җәйдә Биектау тимер юл станциясендәге күп квартиралы йортларда ике контурлы казаннар куюны тулысынча тәмамлау планлаштырыла. Район үзәгенең Комсомольская урамындагы 178 квартира һәм Новая поселогының Березовая урамындагы 46 квартира алдагы кышкы сезонда үз квартираларындагы җылыту системасыннан файдаланачаклар.

Программаны тормышка ашыру барышында районда аерым җылытуга күчү мәсьәләсенә багышланган гражданнар җыеннары күп тапкырлар уздырылды. Кемдер: "Нәр-сәгә кирәге бар инде аның?" - дип, ризасызлык белдерде. Кемдер бу эшнең ничек башкарылачагы турында тәфсил-ләбрәк аңлатуны сорады. Ә кемнәрдер исә әлеге программа барышында ике контурлы казаннарның үз йортларында кайчан куелачагы белән кызыксынды. Кыскасы, бу мәсьәләгә берәү дә битараф калмады. Биектауда яшәүче Фәйрүзә Шиһапова үз фикерләрен безнең белән дә уртаклашты:

- Пролетарская урамында урнашкан йортта аерым казаннар куя башлагач, үзәкләштерелгән җылытудан күчү әйбәт булыр микән, дип шикләнүчеләр дә табылды. Салкын булыр инде, казаннар да шартламагае, дип курыктылар. Ә мин башта ук куйдырырга риза идем. Үз казаның булу уңайлы бит инде! Кайчан җылы җибәрерләр икән, дип көтәсе юк, үзеңә ничек кирәк, шулай кабызасың да, рәхәтләнеп җылытасың. 70 мең сум акча аз түгел, әлбәттә, әмма килешү буенча яңа системага, процентларсыз, җиде ел буена түләргә рөхсәт иттеләр. Ике ел үтеп тә китте инде - без аны сизми дә калдык. Ә янга калган акча шактый. Үзегез уйлап карагыз, элек мин квартира өчен 1800 сум һәм тагын 200 сумнан күбрәк газ өчен түли идем. Мин үзем генә яшим, газ күп китми. Тик исәпләү приборы булмаганлыктан, норматив буенча түләргә туры килде. Узган ел, ике контурлы казан куйгач, квартира хакы 800-870 сумга кадәр кимеде һәм тагын 200 сум, ә салкын көннәрдә газ өчен счетчик буенча 300 сум. Отышлы бит! Бу бәхәссез. Өйдә җылы, элеккеге кебек өйдә киез итек киеп йөрергә кирәкми. Быел май аенда оныклар белән дачада булдык, квартирага исәп 500 сумлык һәм газ өчен 90 сумлык килгән иде. Мин моңа бик канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев