Үзенчәлекле бәйге
Хәзер табигатьнең иң матур фасылы - җәй, җиләкләр пешеп җиткән вакыт. Каен җиләге, җир җиләге, бакчаларда виктория өлгерде. Инде кура җиләкләре дә балкып елмая башлады. «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Мәмдәл мәктәбенең 5, 6, 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары белән, болынга чыгып, җиләк җыю буенча ярыш оештырды....
Хәзер табигатьнең иң матур фасылы - җәй, җиләкләр пешеп җиткән вакыт. Каен җиләге, җир җиләге, бакчаларда виктория өлгерде. Инде кура җиләкләре дә балкып елмая башлады.
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Мәмдәл мәктәбенең 5, 6, 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары белән, болынга чыгып, җиләк җыю буенча ярыш оештырды.
Болынга аяк басу белән андагы хозурлыкка исең-акылың китәрлек! Җир җиләкләрен аллы-гөлле чәчәкләр арасына, әйтерсең лә, учлап сипкәннәр, хәтта атларга куркып торасың.
Кадрия Рәис кызы ярышның мәгънәсен балаларга аңлатты да, уен-ярышка старт бирелде. Кулларына чиләкләр тоткан кызлар, болынга сибелеп, җиләк җыя башладылар. Ашыгырга кирәк, ике сәгатьтә кем күпме җиләк җыя, шул җиңүче була. Безнең белән бергә авылыбызның ике әбие дә барды. Шуларның берсе - Хәдичә апа, ул балаларга дога белән фатихасын бирде. Ярыш шулай башланып китте.
Кызлар мәш килеп җиләк җыйганда, малайларга икенче төрле эш кушылды. Алар каен, юкә, имән яфраклары, мәтрүшкәләр җыеп, мунча себеркесе бәйләргә өйрәнергә тиеш булдылар. Аларга бу эшне Юртыш авылы клубы мөдире Мәсхүт абыйлары өйрәтте. Малайларыбыз бер дә сынатмады, менә дигән итеп себерке бәйләргә өйрәнделәр. Билгеләнгән ике сәгать бик тиз узып китте. Кызлар, чиләкләрен тотып, судья янына килә башладылар. Ә судья - Кадрия апалары. Ул, беркем дә үпкәләмәслек итеп, гадел бәя куйды, җиңүчеләргә «Ак калфак»тан махсус бүләкләр алып килгән булган, шуларны да тапшырды. Себерке бәйләүчеләр дә бүләксез калмады.
Безнең белән болынга чыккан икенче әбиебез - Нурия апа. Ул кызларны шушы җиләктән как коярга өйрәтте.
- Безгә яшь чакта шикәр, конфет ише әйберләр бик сирәк эләгә иде, шуңа күрә җәй көне күп итеп җиләк җыя идек тә, әниләр шуннан как коялар иде, - дип сөйли-сөйли аңлатты. Кызлар, бик кызыксынып, карап, тыңлап тордылар. Ярыш тәмамлангач, балалар белән төрле уеннар да оештырылды.
Шулай итеп, укучы малайлар, кызлар бу көннәрен бик файдалы үткәрделәр, күңелләре булды, «тагын оештырырга кирәк», дип сөйләшә-сөйләшә кайттылар.
Бу мавыктыргыч эш кич белән дә дәвам итте. Шушы ук балалар үзләре җыйган җиләкләрне, үзләре бәйләгән себеркеләрне урын өстендә авырып ятучыларга, сәламәт булсалар да, яшьләре олы булу сәбәпле, капка тө-беннән ары китә алмаучыларга һәм дә иң мөһиме - ураза тотучы әби-бабайларга күчтәнәч итеп, өйдән-өйгә кереп, өләшеп йөрделәр.
Әй куандылар инде өлкәннәр: кайсы елый, кайсы көлә, мәтрүшкәле себеркеләрне тотып-тотып исниләр, «басу-кырларга чыккан кебек булдым, әй, җанашларым, Аллаһының зур рәхмәте яусын сезгә», - дия-дия рәхмәт әйтте-ләр. Дөрестән дә, олыларга күп кирәк мени: бер сүз белән күңелләрен төшерергә дә, аз гына яхшылык белән озак саклана торган мизгелләр дә бүләк итәргә мөмкин.
Ходайның бер бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк.
Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев