Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Айлык тәмам. Аның нәтиҗәләре нинди?

2014 елның 20 нче маеннан 26 нчы июненә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы уздырылды һәм ул бу юлы наркотик матдәләрне явыз ният белән куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көненә туры китерелде. Әлеге киң күләмле ак-циягә әзерләнүдә һәм уздыруда Татарстан Республикасының хезмәт вазифалары наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы хокук тәртибе...

2014 елның 20 нче маеннан 26 нчы июненә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы уздырылды һәм ул бу юлы наркотик матдәләрне явыз ният белән куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көненә туры китерелде.

Әлеге киң күләмле ак-циягә әзерләнүдә һәм уздыруда Татарстан Республикасының хезмәт вазифалары наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы хокук тәртибе бозуларны ачыклау һәм бетерү, шулай ук наркоманиягә профилактика ясау белән бәйле министрлыклары һәм ведомстволары актив катнашты. Наркоконтроль Идарәсе генә дә ай дәвамында синтетик наркотикларны киң күләмдә тарату белән шөгыльләнгән 2 төркемнең җинаятьчел эшчәнлеген туктатты. Бүгенге көндә мондый эшләр буенча 20 дән күбрәк кеше тоткарланды, алар барысы да җәмгыятьтән читләштерелде.

Наркоконтрольнең тикшерү хезмәте республика прокуратурасы катнашында Алабугада наркотиклар сату белән шөгыльләнүче төркем оештырылу факты буенча җинаять эше кузгатты. Наркотикларга контрольлек итүче хезмәт-кәрләр наркопирамиданы оештыручы һәм аның 14 актив әгъзасының җинаятьчел эшчәнлеген туктаттылар. Мәскәүдән синтетик наркотикларны Татарстан шәһәрләренә - Казанга, Алабугага, Менделеевскига һәм Төмән өлкәсенә ташыганнар. Аларны сату урыннары да җиңел генә билгеләнгән - әлеге шәһәр-ләрдә җинаятьчел төркемне оештыручы белән бер камерада утырган кешеләр яшәгән. Нәтиҗәдә 400000 дозадан күбрәк синтетик наркотик тартып алынган, наркотиклар базарына күп миллионлаган икътисади зыян килгән.

Татарстан наркополицейскийлары Түбән Камада наркотиклар сату белән шөгыльләнгән төркемнең җинаятьчел эшчәнлеген туктаталар. Җинаятьчеләр, Түбән Камада яшәүче бер кеше белән берләшеп, синтетик наркотикларның төрле төр-ләрен саталар. Җинаятьчел төркемдәгеләр бер-берсенә ышанып эш итәләр, һәркемнең вазифасы төгәл билгеләнгән була.

Наркотиклар тарату белән шөгыльләнүче төркем җинаятьчелекнең авыр җинаятьләр кылу максаты белән оештырылган аеруча куркыныч формасы булганлыктан, төркемдәгеләр өчен ирегеннән гомерлеккә мәхрүм итү кебек җәза да күздә тотылган.

Реклама

Акция барышында республика хокук саклаучылары наркотикларга кагылышлы 312 җинаятьне ачтылар. 22 килограммнан күбрәк наркотик һәм психотроп матдәләр алынды, аларның күпчелеген марихуана тәшкил итә. "Наркотиксыз тормыш" айлыгы барышында наркоконтроль Идарәсе 18 килограммга якын әфьюн табып алды, шул исәптән Санкт-Петербургтан Татарстанга гашиш һәм амфетамин җибәрү каналлары ябылды. Яр Чаллыда яшәүче бер кешедән икешәр килограмм гашиш һәм амфетамин табып алдылар. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларны автотранспорт белән ташуга киртә кую чаралары күрелү сәбәпле, 17 факт ачыкланды. Җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә дә шундый эшләр башкарылды. Моннан тыш, республикада наркотиклар кулланучы 269 кеше административ җаваплылыкка тартылды, шуларның сигезе дәваланырга җибәрелде.

Республика халкы, нигездә массакүләм-мәгълүмат чаралары тырышлыгы белән, зур активлык күрсәтте. Айлык барышында 150 дән артык кеше шалтыратты. Наркоконтроль Идарәсендә шалтыратуларның 50%ка артуы билгеләп үтелә. Хәбәр ителгән фактларның күпчелеге чынбарлыкка туры килә. Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә наркотикларга кагылышлы җинаять турындагы һәр өченче хәбәр расланды. Мәгълүматларны тикшерү нәтиҗәләре эзеннән РФ Җинаять кодексының тиешле статьялары буенча 6 җинаять эше кузгатылды. 6 административ хокук тәртибе бозу ачыкланды. Калган хәбәрләрне тикшерү дәвам итә.

"Наркотикларсыз тормыш" акциясен тормышка ашыру барышында наркоманиягә профилактика буенча бик күп эшләр оештырылды. 10000 нән артык лекция укылды, спорт бәйгеләре, ата-аналар җыелышлары, укытучылар, наркотикларга каршы көрәшүче кураторлар, хәтта дин әһелләре өчен семинарлар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы массакүләм-мәдәни чаралар һәм конкурслар уздырылды. Профилактик эшкә республиканың 500000нән күбрәк кешесе тартылды.

Әлеге акцияне наркотикларны явыз ният белән куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне - 26 июньгә туры китерелгән биюле флеш-моб йомгаклады. Анда "Мөстәкыйль балалар" һәм "Йолдызлы десант" проектлары волонтерлары катнашты.

Акция республиканың зур шәһәрләрендә генә түгел, барлык муниципаль районнарда, шул исәптән безнең Биектау районында да уздырылды. Бу чорда наркотикларга каршы көрәш тагын да активлашып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев