27 июнь 2014 яңалыклары
-
Безнең девиз: “Бер генә көн дә спортсыз узмасын!”
Сәламәтлеккә дөрес караш тәрбияләү укыту-тәрбия барышында катнашучыларның барысын да сәламәт яшәү рәвешенә өйрә-түне, хәрәкәт активлыгын үстерүне һәм сәламәтлекне саклый торган шартларны тәэмин итүне күздә тота. Балалар, укытучылар, бөтен мәктәпнең сәламәтлеге - гомуми белем бирү учреждениесе эшенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең төп нигезләреннән берсе. Безнең Чыпчык мәктә-бендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен...
-
Рамазан ае мөбарәк булсын!
Агымдагы елның 28 июненнән мөселман дөньясы Рамазан аена керә. Бу уңайдан Биектау район үзәге мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәрәповтан ураза ае турында сөйләвен үтендек. - Фәрит хәзрәт, нинди ай ул Рамазан? - Менә Аллаһыга шөкер, 28 июньнән изге айга аяк басабыз. 27 июньдә беренче тәрәвих намазы укылачак. Рамазан аенда Аллаһы...
-
XXV Бөтенроссия Олимпия көне
Олимпия көне Халыкара Олимпия комитеты карары нигезендә дөньяның барлык илләрендә ел саен июнь аенда уздырыла. Россиянең Олимпия комитеты 2011 елда 22 нче Бөтенроссия Олимпия көне үткәрергә һәм аны шушы датаның 100 еллыгына багышларга тәкъдим итте. Бәйрәмнең максаты - халыкның игътибарын тагын бер тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә юнәлтү, Олимпия...
-
Судта – мәгълүмат технологияләре
Суд эшләренең ничек баруы, аларны карап тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат алырга теләүче (һәм моңа хокуклары булган) гражданнар агымы туктамый. Судларның халыкка ачык булу принцибы кешеләрнең эшләрне карап тикшерү нәтиҗәләрен белү мөмкинлеге булуын күз алдында тота. Бу принципны гамәлгә ашыруның тулылыгы суд актлары белән таныша алуга хокукны тәэмин итүгә тыгыз бәйләнгән....
-
Рамазан ае башлана
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае башланасы көнне раслады. Быел мөселманнарның изге ае 28 июньдә башланачак. Татарстан мәчетләрендә беренче тәравих намазы 27 июнь көнне укылачак. Агымдагы елда фитр сәдакасы күләме - 50 сум булса, зәкят бирүчеләр өчен сәдака 330 сумны тәшкил итәчәк. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле ураза тота алмаган...
-
Миграция законнары өлкәсендәге эш нәтиҗәләре
Россиянең икътисади үсешендә миграция процесслары әһәмиятле роль уйный. РФнең 2025 елга кадәрге чорга Дәүләт миграция сәясәте концепциясендә әйтелгәнчә, мигрантлар күчеше ил һәм аның төбәкләре халкы саны артуның бер чыганагына әверелә бара. Ә Россия икътисады ихтыяҗларына бәйле рәвештә өстенлекле һөнәри квалификация төркемнәренә караган чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү киләчәктә алгарышлы үсеш...