Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Судта – мәгълүмат технологияләре

Суд эшләренең ничек баруы, аларны карап тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат алырга теләүче (һәм моңа хокуклары булган) гражданнар агымы туктамый. Судларның халыкка ачык булу принцибы кешеләрнең эшләрне карап тикшерү нәтиҗәләрен белү мөмкинлеге булуын күз алдында тота. Бу принципны гамәлгә ашыруның тулылыгы суд актлары белән таныша алуга хокукны тәэмин итүгә тыгыз бәйләнгән....

Суд эшләренең ничек баруы, аларны карап тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат алырга теләүче (һәм моңа хокуклары булган) гражданнар агымы туктамый. Судларның халыкка ачык булу принцибы кешеләрнең эшләрне карап тикшерү нәтиҗәләрен белү мөмкинлеге булуын күз алдында тота.

Бу принципны гамәлгә ашыруның тулылыгы суд актлары белән таныша алуга хокукны тәэмин итүгә тыгыз бәйләнгән. Суд эшчәнлегенең үтә күренмәлелеге җәмгыятьне тә, судларны да тигез дәрәҗәдә кызыксындыра: җәмәгатьчелек бәяләве судлар эшенең сыйфатын, суд системасы хезмәткәрләренең җаваплылыгын арттыруга, суд хакимиятенең абруен кү-тәрүгә, һичшиксез, йогынты ясый.

Бүген мәгълүмат технологияләрен кулланмыйча гына бу мәсьәләне хәл итеп булмый. Биектау судында төп эшчәнлеге гражданнарга мәгълүмат хезмәте күрсәтү булган кабул итү бүлмәсе оештырылды. Анда судья ярдәмчесе һәм 1 нче разрядлы белгеч эшли. Судның кабул итү бүлмәсе түбәндәге вазифаларны башкара:

гражданнардан судка китергән документларын, шул исәптән эшләр буенча дәгъва гаризаларын, шулай ук аларга өстә-мәләр һәм кушымталарны кабул итеп алу; гражданнарның язмача һәм телдән мөрәҗәгатьләре буенча документлар бирү; утырышларга килгән кешеләрне теркәү; судка шәхсән яки телефоннан мөрәҗәгать итүче затларга мәгълүмат бирү.

Судның кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре судка шәхсән яки телефоннан мөрәҗәгать итүче затларга: суд эшләренең хәрәкәте, эшне яки мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәләре турында; суд утырышлары билгеләнгән көн һәм вакыт турында, утырышка дип килгән кешеләргә - аның уздырылу урыны (зал номеры) турында; түләнергә тиешле дәүләт пошлинасы күләме һәм аны түләү өчен реквизитлар турында мәгълүмат; судка тапшырыла торган мөрә-җәгатьләрне дөрес язу, аларны тапшыру, җавап яки соралучы документларны алу тәртибе турында гомуми белешмә мәгълүмат бирәләр.

Судның кабул итү бүлмәсе документларның судка керү каналларының берсе булып тора да. Барлык документлар "Гадел хөкем" дәүләт автоматлаштырылган системасында теркәлә, ә аларга бәйле мәсьәләләр асылына карап хәл ителә.

Гражданнарга документлар бирү судның кабул итү бүлмәсенең мөһим вазифаларыннан берсе булып тора. Документларның төп өлеше шушы бүлекчә аша бирелә. Болар - төрле белешмәләр, эшләрне карап тикшерү турындагы үтенечләргә, башка төрле шикаятьләргә җаваплар, хөкем карарлары һәм суд карарларының күчермәләре, шулай ук архивта сакланучы эшләр буенча апелляция һәм кассация инстанцияләре карарлары, суд карап тикшергән эшләр буенча гаепләнүче (хөкем ителгән) кешеләр белән күрешүгә рөх-сәтләр.

2012 елда Биектау район судының беренче катындагы холлга мәгълүмат киоскы куелды. Ул килгән кешегә үзен кызыксындырган материаллар белән мөстәкыйль рә-вештә танышырга мөм-кинлек бирә. Мәгълүмат киоскы кул белән кагылуга җавап бирүче (сенсор) монитор белән җиһазландырылган, килгән кеше аның ярдәмендә кирәкле мәгълүматны турыдан-туры судның мәгълүмат системасыннан үзе дә эзләп таба һәм карый ала. Киоск экранына чыгарылучы мәгълүмат мондый бүлекләргә берләштерелгән: судның эшләү вакыты, кабул итү сәгатьләре һәм реквизитлары, суд структурасы, суд җитәкчелеге турында мәгълүмат; эшләргә кагылышлы мәгълүмат: эш-ләрне карап тикшерү графигы, дәүләт пошлинасын түләү тәртибе турында мәгълүмат, дәүләт пошлинасын түләү өчен реквизитлар; килүчеләрне кабул итү вакыты. Киосктагы мәгълүмат даими рәвештә яңартылып тора.

Суд утырышларында катнашу өчен килгән гражданнарны тулы мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан, 2014 елның 11 мартында Биектау суды холлында мәгълүмат таблосы эшли башлады. Реаль вакыт режимында монитор экранында суд көннәрендә карап тикшерелә торган эшләр исемлеге күрсәтелә. Электрон таблодан эш буенча суд тикшерүе башлануның төгәл вакытын, утырыш бара торган залны, шулай ук процесста катнашучылар турындагы мәгълүматны белергә мөмкин. Процесс тәмамлангач, экранда аның тәмамлануы һәм кабул ителгән карар нәтиҗәсе турында хәбәр итүче тәрәзә пәйда була. Бу табло хөкем чыгару эшен тагын да ачыграк итәргә булыша. Моннан тыш, суд холлында гражданнар өчен документ үрнәкләре һәм башка төрле аңлатма мәгълүматлар урнаштырылган мәгълүмат стенды да бар.

Суд системасына заманча электрон техноло-гияләр кертү, аның сыйфатын яхшыртып һәм эшләрне судта карап тикшерү срокларын киметеп, халыкның хөкем чыгару эше белән таныша алу дәрәҗәсен сизелерлек күтәрергә, процесста катнашучыларга һәм массакүләм мәгълүмат чараларына судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматны тиз арада алу өчен шартлар тудырырга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев