Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Миграция законнары өлкәсендәге эш нәтиҗәләре

    Россиянең икътисади үсешендә миграция процесслары әһәмиятле роль уйный. РФнең 2025 елга кадәрге чорга Дәүләт миграция сәясәте концепциясендә әйтелгәнчә, мигрантлар күчеше ил һәм аның төбәкләре халкы саны артуның бер чыганагына әверелә бара. Ә Россия икътисады ихтыяҗларына бәйле рәвештә өстенлекле һөнәри квалификация төркемнәренә караган чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү киләчәктә алгарышлы үсеш...

    Россиянең икътисади үсешендә миграция процесслары әһәмиятле роль уйный.

    РФнең 2025 елга кадәрге чорга Дәүләт миграция сәясәте концепциясендә әйтелгәнчә, мигрантлар күчеше ил һәм аның төбәкләре халкы саны артуның бер чыганагына әверелә бара. Ә Россия икътисады ихтыяҗларына бәйле рәвештә өстенлекле һөнәри квалификация төркемнәренә караган чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү киләчәктә алгарышлы үсеш булсын өчен кирәк.

    Шуның белән бергә концепциядә РФ миграция законының икътисади, социаль һәм демографик үсешнең агымдагы һәм киләчәктәге ихтыяҗларына, эш бирүчеләрнең һәм, гомумән, Россия җәмгыятенең мәнфәгатьләренә тулысынча ук тәңгәл түгеллеге билгеләп үтелә. Ул чит ил хезмәт-кәрләрен вакытлыча җәлеп итүгә юнәлдерелгән һәм мигрантларның даими яшәү урынына күчеп килүенә, җайлашуына һәм кушылып китүенә ярдәм итәрдәй чараларны үз эченә алмый. Миграция процессларын идарә итүнең гамәлдәге системасы камил түгеллек законсыз мигрантларның бик күп булуында чагыла. Илебездә ел саен 3 тән алып 5 миллионга кадәр чит ил гражданы хезмәт белән рәсми рөхсәтсез шөгыльләнә. Икътисадның "күләгә"ле өлешен туендырып торучы законсыз миграция Россия халкының күпмедер өлеше тарафыннан мигрантларга карата кире мөнәсәбәт көчәюнең төп сәбәпләренең берсе булып санала.

    2013 елда Россия Федерациясе чит ил гражданнары һәм гражданлыксыз затлар саны буенча дөнья рейтингында икенче урынга чыкты.

    Соңгы өч елда безнең илдә легаль рәвештә эшләүче чит ил гражданнарының саны ике тапкыр артуга да карамастан, бу өлкәдәге законлылык канәгатьләнмәслек булып кала бирә.

    Миграция законнары бозылуның прокурорлар ачыклаган саны ел саен тотрыклы рәвештә зур булып кына калмый, ә артуга йөз тота.

    Агымдагы елның узып киткән чорында гына да район прокуратурасы миграция турындагы законнар бозылуның 31 очрагын ачыклады. Аерым алганда, законнар тупас рәвештә, эш бирүчеләр тарафыннан чит ил гражданнарын хезмәт эшчәнлегенә җәлеп иткәндә бозыла.

    Тикшерү вакытында "Стройсервис-Р" җаваплылыгы чикле җәмгыяте җитәкчесе Р.М.Сөләймановның, Биектау районы Өллә авылында куян фермасы төзү буенча подряд эшләрен башкарганда, Үзбәкстан Республикасыннан килгән 12 кешене эшкә яллаганлыгы билгеле булды. Ә бу гражданнарның Россия Федерациясе территориясендә эшләргә рөхсәт язулары юк иде.

    Уздырылган тикшерү нәтиҗәләренә таянып, чит ил гражданнарын эшкә алганда закон бозылу ачыклануга бәйле рә-вештә, район прокуратурасы "Стройсервис-Р" җәмгыяте директоры Р.М.Сөләймановка карата, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 18.15 маддәсендәге 1 нче өлеш (эшләргә рөхсәте булмаган килеш, чит ил гражданинын Россия Федерациясендә хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү) буенча, административ хокук бозу турында 12 эш кузгатты.

    Административ эшләр- не карап тикшерү нәти-җәләре буенча "Стройсервис-Р" җәмгыяте җитәкчесе һәр ялланган чит ил гражданины өчен 25 меңәр сумлык административ җаваплылыкка тартылды, билгеләнгән штрафның тулы күләме - 300 мең сум.

    Шулай ук чит ил кешеләрен бер үк адрес буенча күпләп теркәтү ("резин фатирлар" дип йөртелә) фактлары да бар. Агымдагы елда район прокуратурасы тәкъдиме белән Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципалитетара бүлеге "резин фатир" хуҗаларына карата РФ Җинаять кодексының 322.3 маддәсе буенча (чит ил гражданинын Россия Федерациясендә вакытлыча яшәү урынындагы торакта фиктив рәвештә исәпкә кую) 2 җинаять эше кузгатты. Бу җинаять эшләре балигъ булмаган улы фатирына 18 чит ил гражданын фиктив теркәтү факты буенча Анна Зайцевага һәм 5 чит ил гражданын фиктив теркәтүгә бәйле рәвештә А.И.Мөхәм-мәтҗановага карата кузгатылды.

    ТР Биектау районының
    1 нче суд участогы җәмәгать судьясының 2014 елның 7 нче апрелендәге хөкем карары белән, А.Зайцева РФ Җинаять кодексының 322.3 маддәсендә күздә тотылган җинаятьне кылуда гаепле дип танылды һәм аңа 70 мең сум күләмендәге штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

    А.И.Мөхәммәтҗановага карата җинаять эше буенча башлангыч тикшерү төгәлләнде һәм, асылда карап тикшерү өчен, судка җибәрелде.

    Моннан тыш район прокуратурасы, фиктив теркәлгән чит ил гражданнарын теркәлүдән төшерүне таләп итеп, судка дәгъва белән мөрәҗәгать итү буенча үз вәкаләтләреннән дә актив файдалана.

    Биектау районы суды район прокуратурасының дәгъва гаризалары буенча кабул иткән карарлар нигезендә, вакытлыча яшәү урынында А.Зайцева фиктив теркәткән 18 чит дәүләт гражданы теркәү исәбеннән төшерелде.

    Район прокуратурасы һәм "Биектау" муниципалитет-ара полиция бүлегенең мондый актив позициясе миграция өлкәсендәге хокук бозуларны бетерергә генә түгел, булдырмый калырга да мөмкинлек бирәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: