Рамазан ае мөбарәк булсын!
Агымдагы елның 28 июненнән мөселман дөньясы Рамазан аена керә. Бу уңайдан Биектау район үзәге мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәрәповтан ураза ае турында сөйләвен үтендек. - Фәрит хәзрәт, нинди ай ул Рамазан? - Менә Аллаһыга шөкер, 28 июньнән изге айга аяк басабыз. 27 июньдә беренче тәрәвих намазы укылачак. Рамазан аенда Аллаһы...
Агымдагы елның 28 июненнән мөселман дөньясы Рамазан аена керә. Бу уңайдан Биектау район үзәге мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәрәповтан ураза ае турында сөйләвен үтендек.
- Фәрит хәзрәт, нинди ай ул Рамазан?
- Менә Аллаһыга шөкер, 28 июньнән изге айга аяк басабыз. 27 июньдә беренче тәрәвих намазы укылачак. Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәләмгә Коръән сүрә-ләрен иңдерә башлаган. Мөселманнар, Рамазан аен зурлап, ураза тоталар. Ул Ураза бәйрәме белән төгәлләнә. Быел ул 28 июльгә туры килә.
- Ураза тотучыга нинди төп таләпләр куела, ул нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?
- Бу айда һәммәбезгә ураза тотып һәм изге гамәлләр кылып, җән-нәткә, Аллаһы Тәгаләбезгә якынаерга форсат бирелә. Бу айда без ашказаннарыбызны барлык ризыктан - хәләленнән дә, хәрәменнән дә мәхрүм итеп, кояш чыкканнан кояш батканга кадәр ураза тотабыз. Бу вакытта шулай ук тәмәке тарту, хәмер эчү, ирләр һәм хатыннарга якынлык кылу тыела. Ачуланышу, гайбәт сөйләшү шулай ук зур гөнаһ санала. Гомумән алганда, бары тик изге гамәлләр генә кылырга кирәк. Дөрес, яхшы гамәлләр Рамазан аенда гына түгел, һәр көнне башкарылырга тиеш, әмма бу изге ай аерым урын алып тора, моны һәр мөселман кешесе белергә тиеш. Чиста, пөхтә йөрү, вакытында намаз уку, Коръән сурәләрен уку, мәчеттә җәмәгать белән, яки үз өеңдә тәрәвих намазларын уку шулай ук төп кагыйдәләргә керә.
- Хәзер яшьләр арасында да ураза тотучылар бар. Аларны кызыксындырган сорау - хатын-кызларга бизәнеп, иннек-кершән ягынып йөрергә ярыймы?
- Мөселман хатын-кызлары пөхтә, тыйнак булырга тиеш. Артык ачык төстәге киемнәр кию, күзләрне чагылдыра торган косметика кулланып, артыгын бизәнү ислам кануннарына туры килми. Рамазан аенда бигрәк тә тәкъвалык күрсәтергә кирәк. Хәтта тәме тамак төбендә сизелә торган иннек белән иреннәрне дә буяу уразаны бозарга мөмкин. Ирләргә дә чиста-пөхтә булу, чәчләрне, сакал-мыекларны вакытында кырып, юынып йөрү мәслихәт. Теш пастасын куллану да төрле фикерләр тудыра. Соң исәптә Татарстан Диния нәзарәтендә теш пасталары куллану уразаны боза дигән карарга килделәр, чөнки тамак төбендә аның тәмен тоясың. Шул рәвешле, теш пастасын сәхәр ашаганчы гына кулланырга мөмкин, ә иртән тешләрне бары тик щетка белән генә чистартырга, анда да авызны чайкаганда бер тамчы су да тамактан узарга тиеш түгел. Сагыз чәйнәү дә уразаны боза.
- Фәрит хәзрәт, җәй көне ураза көннәрнең эссе вакытына туры килә. Өлкән яшьтәгеләргә бигрәк читен. Авызны гына чайкатып алырга рөхсәт ителмиме?
- Бу сорауга җавап итеп шуны әйтә алам: теле, авызы нык кипкән кешеләргә авызны чайкап кына алырга мөмкин. Ләкин бик сак булырга кирәк, суның бер тамчысы да тамак төбенә төшәргә тиеш түгел. Әгәр су тамактан узса, тоткан ураза бозыла дигән сүз.
- Ифтар мәҗлесләренә ризык әзерләгәндә аның тәмен тикшереп карау мөмкинме?
- Бу хакта пәйгамбәребезнең бер хәдисе бар. Әгәр ирегез бик таләпчән булса, яки олы мәҗлескә әзерләнсәгез, телгә тидереп кенә ризыкның тәмен, тозын тикшереп карау рөхсәт ителә, әмма шунда ук авызны чайкатып алырга кирәк. Монда да шул ук таләп: су тамчысы тамактан үтәргә тиеш түгел.
Ризык турында тагын бер нәрсә әйтәсем килә. Кирәге чыгып, аңлы рәвештә ризыкның тәмен татып карау - бер нәрсә, кайвакытта ураза тотучылар онытылып ашап кую очраклары да бар. Кем дә кем онытылып, ялгышып ашап җибәрсә, моны Аллаһ бүләге буларак кабул итәргә кирәк. Авызыгызга кабып чәйнәгән ризыкны йотып җибәрергә өлгермәсәгез, аны кире чыгарып, авызны чайкатырга кирәк. Әгәр дә инде ашап бетереп, табыннар җыйгач кына уразада икәнлегегез искә төшсә, бу бәндә үзен Ходайның сөекле бәндәләреннән саный ала, аңа Аллаһы уразада шундый бүләк биргән. Оныттык икән, шөкер итик.
- Фәрит хәзрәт, фидия сәдакасы турында аңлатыгыз әле, зинһар: нәрсә ул, кемгә, ни өчен һәм күпме күләмдә бирелә?
- Коръәни Кәримдә, бер дә ураза тота алмасагыз, фидия йөкләнә, диелгән. Хроник авыруы булып, бер дә ураза тота алмаган мөселманнарга фидия сәдакасы бирү рөхсәт ителә. Быел Татарстан Диния нәзарәте аны бер көнгә 150 сум күләмендә билгеләде, ягъни бер көндә ашау өчен тотыла торган сумма. Фидия сәдакасы фәкыйрьләргә, ятимнәргә, ярдәмгә мохтаҗларга бирелә. Аны мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре уздыру өчен дә бирергә мөмкин. Әмма һәр мөселман кешесе уйлансын иде: ул фидия сәдакасы биреп, үзен безгә Аллаһы Тәгалә бүләк иткән ураза-нигъмәттән, Аллаһы Тәгаләгә, җәннәткә якынаюдан мәхрүм итә.
Я, Раббым, барлык бәндәләргә дә ихлас күңелдән уразасын тотып, Аллаһыга якынаерга насыйп итсә иде. Тоткан уразаларыбызны Аллаһыбыз кабуллардан кылсын.
- Тулы җавапларыгыз, эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев