Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

XXV Бөтенроссия Олимпия көне

Олимпия көне Халыкара Олимпия комитеты карары нигезендә дөньяның барлык илләрендә ел саен июнь аенда уздырыла. Россиянең Олимпия комитеты 2011 елда 22 нче Бөтенроссия Олимпия көне үткәрергә һәм аны шушы датаның 100 еллыгына багышларга тәкъдим итте. Бәйрәмнең максаты - халыкның игътибарын тагын бер тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә юнәлтү, Олимпия...

Олимпия көне Халыкара Олимпия комитеты карары нигезендә дөньяның барлык илләрендә ел саен июнь аенда уздырыла. Россиянең Олимпия комитеты 2011 елда 22 нче Бөтенроссия Олимпия көне үткәрергә һәм аны шушы датаның 100 еллыгына багышларга тәкъдим итте.

Бәйрәмнең максаты - халыкның игътибарын тагын бер тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә юнәлтү, Олимпия идеалларын һәм принципларын пропагандалау.

Ә Олимпия көнен уздыру турындагы карар 1967 елда Халыкара Олимпия комитеты тарафыннан кабул ителә. 1994 елның июнендә Парижда физик тәрбия проблемалары буенча Халыкара конгресс була. Анда 12 ил вәкилләре катнаша. 23 июньдә Олимпия хәрәкәтенә нигез салучы барон Пьер де Кубертен доклад сөйли. Чыгышында җыелучыларны Олимпия уеннарының нигезләре белән таныштыра. Аның комитеты да нәкъ менә шул вакытта оештырыла, ә оешманың генераль секретаре итеп Пьер де Кубертен сайлана.

Биектау районы эстафетаны 2014 елның 28 июнендә кабул итеп алачак. Бөтенроссия Олимпия көне Биектау тимер юл станциясе поселогында "Спорт комплексы"нда, "Биектау" универсаль спорт залында, "Биектау" Боз сараенда һәм авыл җирлекләрендә уздырылачак.

Командалар һәм катнашучылар 8.00 сәгатьтән 8.45кә кадәр теркәләчәк. Бәйге иртәнге сәгать 9да "Биектау" универсаль спорт залы каршындагы мәйданда оештырылачак. Шәхси-команда ярышлары 9 сәгать 30 минутта башлана. Аларда урта гомуми белем бирү, төп гомуми белем бирү мәктәпләре командалары; район предприятиеләре, оешмалары командалары; мөмкинлекләре чикле кешеләр командалары; авыл җирлекләре командалары катнаша ала.

Бөтенроссия Олимпия көнендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар Биектау муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә кабул ителә. Аларны шулай ук 8 (84365) 2-35-88 факсына һәм Биектау тимер юл станциясе поселогы, Совет урамы, 15 нче йорт адресы буенча да, biektau.odms@mail.ru электрон почтага да җибәрергә мөмкин.

Очрашуларга кадәр! Барыгызга да уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев