19 апрель 2012 яңалыклары
-
“Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!” (Г.Тукай)
... Шыгрым тулы зал. Анда спектакль уйнаучы балаларның әти-әниләре, дәү әтиләре-дәү әниләре, авылның өлкән кешеләре, укытучылар, укучылар. Сәх-нәдә Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" спектакле бара. Мин залдагы тамашачыга күз салам. Аларның тып-тын калып, спектакльне карауларыннан, кызыклы җирендә чын күңелдән, тарсынмыйча кычкырып көлүләреннән, артистларның спектакльне тамашачыларның ихлас күңелдән яратып карауларыннан тагын да...
-
Урамнарга төтен исе таралмасын
Элек-электән халкыбыз утка шикләнеп караган һәм саклык белән генә эш иткән. Хәтта учакны да бары тик өлкәннәр генә тергезгән. Ә хәзерге вакытта нәрсә? Яз җиткәч, дача һәм торак йортларның тирә-юнен чистарту-җыештыру һәм шуның белән беррәттән, ничек кенә кызганыч тоелмасын, чүп-чарны һәм узган елгы үләннәрне яндыру эшләре башлана. Бу чорда авылларны...
-
Янгынга каршы режим
Язгы чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе арту аркасында Татарстан Республикасында 25 апрельдән 15 майга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә. ТР Министрлар Кабинеты боерыгына нигезләнеп, районда тиешле хокукый актлар кабул ителде, янгын куркынычы булган чорга әзерлек буенча чаралар планы расланды.
-
Хезмәтләрен тану
Бу атнада "АгроСтар" җаваплылыгы чикле ширкәтенең баш экономисты Чулпан Гатина котлаулар кабул итте. 17 апрельдә тәҗрибәле белгечкә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Биектау муниципаль районының Мактау грамоталары тапшырылды. Коллегалар исеменнән аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре котлады.
-
Терлекчелек белгечләре җәйгә әзерләнә
Бүген "Красная заря" авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе терлекчелек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак. Анда район хуҗалыкларының баш зоотехниклары һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашачак. Алар алдында селекция-нәсел хезмәте начальнигы Әнәс Әхмәтҗанов, "Красная заря" авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативының ясалма орлыкландыру буенча технологы Наталья Васина чыгыш ясаячак. Киңәшмәдә...