1 март 2012 яңалыклары
-
Ут төртү – үч алу алымы түгел!
2011 елда районда ут төртеп, кеше мөлкәтен юкка чыгару белән бәйле җинаятьләр күбәеп китте. Узган ел шундый 20 җинаять теркәлде, 2010 нчы елда 13 иде. Мондый җинаятьләрне ачу һәм тикшерү буенча районның хокук саклау органнары мәгълүм чаралар күрә. Агымдагы елның гыйнвар азагында Биектау районы прокуратурасы Россия Эчке эшләр министрлыгы "Биектау"...
-
Шагыйрь белән очрашу
Китапханә хезмәткәрләре һәм Биектауның 1 нче урта мәктәбе укучылары белән очрашуга якташыбыз, шагыйрь Рафис Корбан килде. Ул күптән түгел Биектауның якташлар җәмгыяте идарәсе рәисе итеп сайланды. Әлеге чара шагыйрьнең 55 яшьлек юбилее хөрмәтенә оештырылды. Рафис Корбан үзенең иҗаты белән таныштырды, ә балалар аның туган авылы Кече Битаманга, әнисенә, якташларына багышланган...
-
Иң мөһиме – бер урында таптанмау
Биектау районы авыл яшьләренең Бөреледә узган беренче слетына яшьләр арасында аеруча активлар, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп һәм мәдәният учреждениеләре директорлары килде. Форумда РФның Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "ТРда аграр яшьләр хәрәкәте" региональ җәмәгать оешмалары рәисе Миләүшә Заһидуллина, "Универсиаданың башкару дирекциясе"нең генераль директоры, Универсиада...