1 июнь 2022 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова матур булу өчен нәрсә эшли?
«Ир-ат кешегә рәхәт инде… Сакалын кыра, чәчен кисә дә матур да була. Хатын-кызга… Әйдәгез саныйбыз, кызлар. Шаккатсыннар тегеләр.
-
Сәнгать мәктәбе музыкантлары, биючеләре, сәләтле укучылары белән көчле
Үзәк мәдәният йортында С.Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбенең 54 нче отчет концерты булды. Иң яхшы коллективлар, вокал осталары һәм солистлар үзләренең күңелләренә хуш килгән әсәрләрен башкардылар. Мәдәният йортының алгы залында Сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге әсәрләреннән күргәзмә оештырылган иде.
-
Яхшы ниятләреңне гамәлгә ашырырга дәүләт ярдәм итә
Биектаулыларның үз эшләрен ачып җибәрү өчен 150 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар. Моның өчен шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген яки үзмәшгульлекне гамәлгә ашырырга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм социаль контракт төзергә генә кирәк һәм берничә атнадан ул акчалар сезнең кулда булачак. Мәкаләбез геройлары шул мөмкинлектән файдаланырга булганнар. Берсе үз эшен ачу өчен техника, җиһазлар алган, икенчесе бозаулар сатып алган һәм шәхси хуҗалыгын киңәйткән.