ИМИНЛЕК рубрикасы буенча яңалыклар
-
Зур янгын кечкенә очкыннан чыга
Җәй айларында янгын чыгу куркынычы бигрәк тә арта. Бу, беренче чиратта, кызулыкка бәйле. Шулай ук янгын чыгуга терлекләргә печән әзерләү дә йогынты ясый. Кешеләр азык әзерләгәндә еш кына саклык чараларын онытып җибәрәләр. Печәнне өй тирәсенә, юл-сукмак кырыйларына өеп куярга ярамый. Кызу көнне ут кабу өчен сүнеп җитмәгән тәмәке төпчеге яки...
-
Алты янгын булды
2014 елның 7 сеннән 13 апреленә кадәр Биектау район үзәгендә һәм авылында 6 янгын булды. Ут 20 каралты-кураны һәм 2 сәүдә павильонын юкка чыгарда. Янгыннар төнлә бер үк вакытта диярлек булды. Барлык очраклар буенча тикшерүләр бара. Биектау муниципаль районының янгын күзәтчелеге бүлеге район халкына кипкән үләннәргә ут кабу очракларының ешаюы...
-
Һәр аучы белергә тиеш...
Россия Федерациясендә ел башыннан дуңгызларда Африка чумасының (АЧС) 185 очрагы теркәлде. Шулардан 78 очрак - дуңгызларда, 101е - кабан дуңгызларында. шулай ук АЧС инфекциясе булган 6 объект ачыкланды. Африка чумасының соңгы очраклары 2013 елның декабрендә кыргый кабан дуңгызлары арасында Ростов, Волгоград һәм Смоленск өлкәләрендә аучылык хуҗалыклары (Ростов өлкәсенең Чертков районындагы...
-
Янгынга каршы режим
Статистик мәгълүматларга караганда, янгыннарның күпчелеге торак секторда чыга. Татарстан Республикасында 2014 елның 1 февраленә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Безнең районда "Торак-2014" операциясе уздырыла. Күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче карт-карчыклар, гаугалы гаиләләр барысы да исәпкә алынды. Әлеге гражданнар яши торган урыннарда профилактик группалар йөри. Күп тапкыр кисәтүләр ясалуга, профилактик...
-
Һәр җирдә тәртип булсын
Биектау районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин рәислегендәге комиссиясе утырышы булды. Анда Яңа ел һәм Рыштуа бәйрәмнәре вакытында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим...
-
Пиротехник әйберләр белән сак булыгыз!
Мондый әйберләрне алганда аларның сертификатын, рус телендә язылган инструкциясе булуны, яраклылык срогы күрсәтелүне тикшерү зарур. Яньчелгән-сытылган урыннары булган, корпусы яки филтәсенә зыян килгән әйберләрдән файдаланырга ярамый. Пиротехник әйберләрнең куелган таләпләргә туры килүе мәҗбүри расланган булырга тиеш. Аларны продукциянең сакланышын тәэмин итә, аңа турыдан-туры кояш нурлары төшми, яңгыр-кар сулары чылатмый торган...
-
Ут белән сак булырга кирәк
Биектау муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге халыкка, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәм торак йортлар, квартираларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә тиешле тәртипкә китерү зарурлыгы турында искә төшерә. Исегездә тотыгыз! Янгын чыгу куркынычы һәркемгә яный. Тормышыңны һәм сәламәтлегеңне, шулай ук яшәгән урыныңны уттан саклап калу өчен...
-
Су коенганда сак булыгыз!
Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез. Тирәнлеге күпме, төбе нинди булуы билгесез сулыкларда да коенмавың хәерлерәк. Ялгыз гына коенмагыз, эчкә үк йөзеп кермәгез - хәлегез бетүе ихтимал. Коену өчен махсус билгеләнгән урыннардагы чикләгеч билгеләрне узып чыкмагыз. Моторлы, җилкәнле пароходлар, ишкәкле көймә-ләр, баржалар һәм башка транспорт чараларына якын килмәгез. Иптәшләрегезне...
-
Экстремаль хәлләрдә югалып калмагыз
Экстремаль ситуацияләрдә мөрәҗәгать итү өчен телефоннарны искә төшерәбез: Бердәм коткару хезмәте 01, 112 - мобиль телефоннан. Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш Идарәсенең кризислы ситуацияләрдә Идарә итү Үзәгенең өлкән оператив дежурные (843) 227-46-46. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика катастрофалар медицинасы үзәгенең оператив дежурные (843) 293-49-95. ТР Гадәттән...
-
Көн мәшәкатьләре
Узган дүшәмбедә район башкарма комитетында булган иртәнге утырышта авыл җирлекләрендә төзекләндерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре игътибар үзәгендә булды. Киңәшмәне Биектау муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәлимуллин үткәрде. Янгыннар белән бәйле хәл борчылу тудыра: агымдагы ел башыннан инде 15 янгын булган, аларда 5 кеше үлгән. Биектау районы надзор эшчәнлеге начальнигы Юрий...
-
УТ БЕЛӘН САК БУЛЫРГА КИРӘК
2011-2012 елларның көзге-кышкы чорында Идел буе федераль округының субъектлары территориясендә 9008 янгын чыкты, 727 кеше, шул исәптән 49 бала һәлак булды, 654 кеше имгәнде, җәрәхәтләнде. Янгын 4117 бина-корылманы юк итте, 1 млрд. сумлык матди зыян килде. Янгын китереп чыгарган төп сәбәпләр: - ут белән саксыз эш итү - 2233 очрак...
-
КӨЗГЕ-КЫШКЫ ЧОРДА ЯНГЫН КУРКЫНЫЧЫ АРТА
2011-2012 елларның көзге-кышкы чорында Татарстанда 1714 янгын чыкты, аларда 144 кеше һәлак булды, 127 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнде. Янгын 490 бина-корылманы юкка чыгарды. Матди зыян 48 млн. сум тәшкил итте. Янгынга китерүче төп сәбәпләр: - ут белән саксыз эш итү - 592 янгын (34,54%); - электр җиһазларын урнаштыру һәм алардан...
-
МИЧ ЯККАНДА САК БУЛЫГЫЗ
Хөрмәтле гражданнар! Җылыту мичләрен урнаштырганда һәм алардан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен исегезгә төшерәбез. Җылыту мичләре булган фатирларда, торак йортларда мичләрне урнаштырганда һәм алардан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә игътибар итү зарур. Мичләрнең кирәгеннән артык кызуы, кирпечләрдә ярыклар хасил булу, ягу өчен тиз янучан һәм җиңел кабынып китә торган сыеклыкларны куллану,...
-
ЯҢГЫРДА НИЧЕК ЧЫЛАНМАСКА
Тәрәзәдән тышка күз салсаң, урамда көзге яңгыр сибәли. Ярар, табигатьтә начар һава торышы юк, ә кәефне дөрес сайланмаган зонт та төшерергә мөмкин. Әйдәгез, үзенең сыйфаты һәм тышкы кыяфәте белән безне сөендерсен өчен, көзге дустыбызны дөрес сайлыйк әле. Беренчедән, зонтикны базардан алмавың яхшырак. Әлбәттә, анда арзанрак, сатучылар үз товарларын күкләргә чөеп...
-
САК БУЛЫГЫЗ: МОШЕННИКЛАР!
Республика территориясендә гражданнарга карата мошенниклык гамәлләре дәвам итә. 13 сентябрьдә сәгать 11.30 да зыян күрүче хатын-кызның фатирына билгесез хатын-кыз килә, үзен социаль хезмәткәр дип таныштыра, иске кәгазь акчаларны алыштыру сылтавы белән 1930 елгы, Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр урамында яшәүче пенсионерка, гражданка Л.Дның 2000 акчасын алып чыгып китә. 13 сентябрьдә 14.00...