ИНВАЛИДЛАР УНКӨНЛЕГЕНӘ ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ
Районда 1-10 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көненә багышлап, традициягә кереп киткән инвалидлар ункөнлеге уздырылачак.
Ункөнлек кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен акча җыю буенча "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия акциясе булачак. Шулай ук инвалидлар катнашындагы чаралар, инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен спорт ярышлары, бәйрәмнәр оештыру да планлаштырыла. Мондый чараларны...