Бәйрәм тәмам, алда эш көтә
Районда узган бәйрәмнәргә йомгак ясау Яңа ел тантаналарын төгәлләп куйды.
Әлеге чара 13 гыйнварда, Иске Яңа ел алдыннан, төзелеп килә торган паркта төп чыршы янында узды. Аны ачу хокукы Кыш Бабайлар парадында алдынгылыкны яулаган Каенлык авыл җирлегенә бирелде.
Әкият геройлары - Сөтбикә белән мәче Матроскин, хат ташучы Печкин, Убырлы карчык,...