Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ул эзләүдә булган

Әсгать Сәфәров: "Полиция хезмәткәренә яки гражданнарның гомеренә куркыныч яный икән, коралны җинаятьчегә төбәп атачакбыз", - дип белдерде. Аеруча авыр җинаять кылган өчен эзләүдә булып, соңыннан үтерелгән Рөстәм Йосыпов мәсьә-ләсендә ТР буенча эчке эшләр министры аңлатма бирде. Татарстан полициясе 10 гыйнварда төн уртасындарак Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылындагы йортларның берсендә башта...

Әсгать Сәфәров: "Полиция хезмәткәренә яки гражданнарның гомеренә куркыныч яный икән, коралны җинаятьчегә төбәп атачакбыз", - дип белдерде.

Аеруча авыр җинаять кылган өчен эзләүдә булып, соңыннан үтерелгән Рөстәм Йосыпов мәсьә-ләсендә ТР буенча эчке эшләр министры аңлатма бирде.

Татарстан полициясе 10 гыйнварда төн уртасындарак Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылындагы йортларның берсендә башта шартлау тавышы булып, аннары янгын чыгуы турында хәбәр алган. Янгын сүндерүчеләр, полициянең оператив төркеме шунда тиз арада барып, әллә ни зур булмаган мәйдандагы янгын тиз арада сүндерелгән, каза күрүчеләр булмаган.

Беренче карашка гадәти янгын кебек тоелган әлеге вакыйга турында журналистларга аңлатма биреп, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров түбәндәге мәгълүматларны җиткерде.

Янгын сүндерүчеләр бу хәл газ чыгудан булырга мөмкин дип фаразлагач, йортка килгән газ сүндерелгән, калган эшләрне махсус хезмәт белгечләре иртән төгәлләргә ниятләгән. Ләкин иртән кисәү башлары, ялкын узган калдык-постыкны карап тикшерә башлагач, оперативниклар шартлаткыч җайланмага охшаган әйберләргә юлыга. Шуңа күрә, шартлаткычлар белән эшләүче оператив төркем чакыртыла. Шартлаткычны зарарсызландырган чакта кинәт шартлау булып, ни үкенеч, сапер полицейскийның кул чугы өзелә. Хәзерге вакытта хезмәткәр хастаханәдә, табиблар аның хәле канәгатьләнерлек дигән фикердә.

Бу хәлдән соң шушы йорт территориясен кабат җентекләп тикшергәндә янә әзер шартлаткыч һәм шундый җайланмалар ясый торган кирәк-яраклар (компонентлар) табыла.

Әлеге йортта яшәгән Рөстәм Йосыпов, хатыны һәм ике кечкенә баласын алып, янгыннан соң ук билгесез тарафка ашыгып китеп барганлыгы ачыклана. Полиция үзенең белешмәләр базасындагы хисапка куелганнар арасыннан тикшереп, гаиләнең Үзбәкстаннан килүе, ир кешенең дәүләтара эзләүдә булуы ачыклана. Татарстан оперативниклары Үзбәк-стандагы җинаятьләрне эзләүче коллегалары белән элемтәгә кереп, Йосыповның исламның радикаль агымнарының берсенең тарафдары икәне хакында һәм башка мәгълүматлар ала. Шуннан барлык постларга да, оператив рәвештә, шушы кеше һәм аның җәмәгате турында белешмәләр таратыла, эзләү башлана.

Реклама

Икенче көнне кичен Казанның Химиклар урамындагы бер йорт фатирына тикшерү белән килгән 3 оперативникның берсенә - Казанның җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәренә - шкаф эчендә качып торган әлеге җинаятьче пычак белән ташланып, аңа берничә тапкыр кадаган, җәрәхәтләрнең берсе бик җитди. Яраланган полицейский исә табель коралын һөҗүмчегә каршы кулланырга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә, Рөстәм Йосыпов шушы урында үтерелгән, полиция хезмәткәре хастаханәгә озатылган.

"Җинаятьчеләрне эзләү подразделениесенең өлкән уполномоченные бу очракта мәсьәләне бердәнбер дөрес юл белән хәл иткән дип саныйм. Элек тә әйтә килдем, хәзер дә шушы фикердәмен: полиция хезмәткәренә яки законга буйсынып яшәүче гражданнарның гомеренә куркыныч яный икән, без коралны җинаятьчегә төбәп атачакбыз... Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, шул исәптән 105 нче маддә буенча да. Инде бу җинаять буенча материаллар туплана, эш бара", - дип сөйләде министр Әсгать Сәфәров.

Ташкентта 1973 елда туган Рөстәм Йосыповның хатыны 1985 елгы Лениза Йосыпова (кыз фамилиясе Тимергалиева) Түбән Кама кызы; аларның кызлар Зәйнәпкә 4 яшь, уллары Йосыфка 1 яшь тулган.

Рәсемнәрдә: Мәмдәл авылы, янгын һәм шартлау урам чатындагы йортта булган.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X