18 июль 2014 яңалыклары
-
Таш юлдан әкренрәк йөрсәң, тизрәк барып җитәрсең
Авыл җирендәге асфальт җәелмәгән юллар тиз йөрергә яратучылардан зур игътибарлылык сорый. 6 нчы июльдә райондагы шундый юлларның берсендә фаҗига булды. "Форд Фокус" шоферы тизлекне арттырып җибәрә һәм рульне борып өлгерә алмый - машина уң ягы белән юл читенә ава. Әлеге юл һәлакәтендә яшь кешенең гомере өзелә. - Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә,...
-
Озак һәм бәхетле яшиләр
Районыбызда никахта яшәүләренең күркәм юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләр шактый. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Биектау авыл җирлеге белән авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре берничә шундый «алтын» пар янына барды. Алар, юбилярларны котлап, бүләкләр тапшырдылар. Шәкүровлар Дания Гарифулла кызы һәм Альберт Шәкүр улы нәкъ 50 ел элек - 1964 елның 8 нче...
-
Иң изге хисләрне югалтмыйк
Гаилә барыбыз өчен дә иң зур әһәмияткә ия. Гаилә ул - якын, кадерле кешеләребез, ярата, үрнәк ала, кайгырта, яхшылык һәм бәхет тели торган кешеләребез. Нәкъ менә гаиләдә яратырга, җаваплылык тоярга, хөрмәт итәргә, бер-беребез турында кайгыртырга өйрәнәбез дә инде. 8 нче июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - Премьер-министрыбызның хәләл...
-
Көннәребез – уразалы, төннәребез гыйбадәтле булсын
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәм-дүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә ра-сүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләнең рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп, ихлас күңелләрегез белән җомга намазына җыелган мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм мөселманнар! Рамазан сүзе рамаз, ягъни "кыздыра,...
-
Рөстәм Минҗанов: «Иминлек мәсьәләсендә районда тормыш тотрыклы»
Биектау полицейскийлары үзләренең киңәшмәләрендә агымдагы елның 6 аендагы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм алда торган бурычларны билгеләделәр. Көнүзәк мәсьәләләрне тикшерүдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район прокуроры Минакдас Шәрәпов, Биектау район суды рәисе Айдар Галиәкбәров катнашты. Район полициясенең эш нәтиҗәләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге начальнигы...
-
Рәсемнәрдә – безнең республика
Бу айда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның җиңел кулыннан "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" фотоконкурсы башланды. Социаль челтәрдә ул безнең республика хезмәт ветераннарының фоторәсемнәрен урнаштырды. Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Төп номинацияләр: "Иң күп "лайклар" һәм "ретвитлар", "Иң үзенчәлекле фото", "Иң кызыклы аңлатма". Җиңүчеләр көзгә кергәч билгеле булачак. Кем күрсәтелгән...