КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районда урып-җыю тәмамлануга таба бара
"Әсән" һәм "Ватан" хуҗалыкларында бөртеклеләр планда күздә тотылган мәйданнарда суктырылды, инвесторлар Айрат Сабиров һәм Зөфәр Лотфуллин ярдә-ме белән аларда эшләр күзгә күренеп алга китте. Хезмәтне дөрес оештыру урып-җыюны иң кулай срокларда тәмамларга мөмкинлек бирде. "Ватан"да 1070 гектар җыеп алынды, "Әсән"дә - 650. "Әсән" ширкәте механизаторлары басуда күтәренке күңел белән тату...
-
Укучылар мул уңыш үстерделәр
Алан-Бәксәр мәктәбендә киңәшмә булды, анда мәктәп яны участокларындагы эш турында сүз алып барылды. Укучылар быел җиләк-җимеш һәм яшелчә культураларыннан әйбәт уңыш үстерделәр. Суган җыеп алынган, хәзерге вакытта кыяр, томат, кишер, чөгендер, кәбестә җыю бара. Сүз уңаеннан әйтеп китик инде - язын орлыклык суган, кишер, чөгендер орлыклары барлык мәктәпләргә үзәкләштерелгән тәртиптә...
-
Бөреледә урак өсте
Урып-җыю эшендә югары хезмәт нәтиҗәләре өчен премия алучылар арасында "Бөреле" комбайнчылары Илнар Галиәхмәтов һәм Марат Ганиев тә бар. Алар икесе дә яңа "Нью Холланд" комбайннарында эшлиләр. Бөреле кырларында сигез комбайн эшли. Техниканың җитештерүчәнлеге югары һәм аның белән намуслы механизаторлар идарә итә. Һава торышы гына быел игенчеләргә комачаулык, өстәмә мәшәкатьләр тудыра,...
-
Әгәр сәламәтлегең какшаса...
Гражданнарны медицина-социаль экспертизага җибәрү тәртибе ничек? Бу сорау белән редакция Биектау район үзәк больницасының клиника-экспертиза эше буенча баш табиб урынбасары Рәдиф Бариевка мөрәҗәгать итте. - Организм функцияләренең бозылуы, тормыш эшчәнлегенең чикләнүе дәрәҗәсенә карап, инвалид буларак танылган затларга инвалидлык группасы билгеләнә, ә 18 яшькә кадәрге гражданнарга, "инвалид бала" исеме бирелә. Гражданнарны...
-
Яңа уңыш ашлыгы килә башлады
Быел табигать авыл кешеләренә күңелле булмаган тагын бер сюрприз әзерләде булса кирәк. Башта яңгырлар булмау һәм эсселек бөртеклеләргә яхшылап үсәргә ирек бирмәде, ә хәзер - урып-җыю башлангач, туктаусыз коючы яңгырлар болай да аз булган уңышны югалту белән яный. Игенчеләргә еш кына экстремаль шартларда эшләргә туры килә, чөнки теләсә кайсы уңайлы...
-
Шәпше алдынгылыкны бирми
Урып-җыюдагы хезмәт ярышы шартлары нигезендә беренче җиңүчеләр билгеле булды һәм аларга премияләр тапшырылды. Шәпшелеләр осталыкларын кабат-кабат раслыйлар - Бөреле зонасында нәкъ менә биредәге механизаторлар Александр Семенов белән Фидаил Гыйлаҗиев беренче премияләргә лаек булдылар. Быелгы һава торышы игенчеләрне тагын бер кат сынап карарга булды - корылыктан йөзләгән гектар игенгә зыян килде,...
-
Бу вакыйга күңелләрдә озак сакланыр
2013 елгы Универсиада Казан шәһәре һәм республикабыз тормышын җанландырып җибәрде, дип әйтү генә аз булыр. Ул спорт һәм мәдәни вакыйгалар ташкыны белән тормышыбызның гадәти агымын тамырдан үз-гәртте. Уеннар ачылышы һәм ябылышының искиткеч зур тантанасын һәркем дә үз күзләре белән күрә алмаса да, шушы унике көндә зур спорт һәм югары мәдәният...
-
Җиңү җиңел бирелмәде
9-15 нче урыннар өчен чирек финалдагы матчлардан баскетбол буенча сайлап алу уеннарына нибары дүрт көн бирделәр. Һәм яңадан «Биектау» универсаль спорт залы мәйданчыгына беренче булып Япония баскетболчылары чыкты. Бу юлы аларның көндәшләре Кытай командасы иде. Кытай һәм япон кызлары уенга бик җитди әзерләнде: төрле позицияләрдән туп ыргытуларны сынап карадылар, бер-берсе...
-
Яңа объектлар төзелә
Безнең шәһәр яны районының тышкы йөзенең көннән-көн яхшы якка үзгәрүе күңелле. Соңгы өч ел эчендә шундый киң колач җәйгән төзелеш монарчы булмаган да иде. Яңа объектларны файдаланышка кертү белән аның янындагы территориянең дә тышкы йөзе үзгәрә: тротуарларга брусчатка җәелә, чәчәклекләр ясала, фонарьлар куела. Боларның барысын да күрми калу мөмкин түгел....
-
Янгын куркынычсызлыгы
Янгын куркынычы зур, ә урыны-урыны белән гадәттән тыш зур булу сәбәпле, Биектау, шулай ук республиканың башка кайбер районнарындагы урманнарда 2013 елның 20 июленә кадәр махсус режим кертелде. Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары китереп чыгарган тыюларны төгәл үтәү зарурлыгы турында кисәтә. Урманга ял итәргә, шашлык кыздырып, күңел ачуларга...
-
Җир үзенә хөрмәтне сизә
"Серп и молот" авыл хуҗалыгы предприятиесендә күпьеллык үләннәрне урдыру тулы көчкә бара. Хуҗалыкта күпьеллыклар 1500 гектар били, шул исәптән 100 гектардагысы - орлык алу өчен үстерелә, 1400 гектарын печәнгә, сенажга җыеп алырга кирәк. 433 тонна печән, 1900 тонна сенаж әзерләнгән инде. Көн саен басуларга ике азык җыю комбайны, ургыч, сенаж...
-
Универсиада утын каршыларга җыенабыз
Безнең район Универсиада утын 29 июньдә каршылаячак. Ул безгә Әтнә районыннан киләчәк һәм Биектау РЭСы янында, Биектау авылы кырыенда тапшырылачак. Зур Кызыл һәм Үзәк урамнар буйлап факел йөртүчеләр шушы бөтендөнья студентлар уеннары утын баскетбол буенча ярышлар булачак Биектау спорт комплексына һәм Җиңү Паркына алып киләчәкләр. Шушы истәлекле вакыйганы лаеклы каршылау...
-
Йошкар-Олага Сабантуйга
Бу якшәмбедә булачак Йошкар-Оладагы Сабантуйда безнең район көтелгән кунак булачак. Шактый татар яшәгән күрше Марий Эл Республикасына Биектау артистлары сәгать ярымлык зур программа һәм бүләкләр алып киләчәк. Безнең яшь көрәшчеләребез Йошкар-Оланың Сабантуй мәйданында бил алышачак. Бу инде Марий Эл башкаласына икенче сәяхәт, анда Республика татар мәдәнияте үзәге бар, менә шул...
-
Маллар азыксыз калмас
Хуҗалыкларда тулы көченә терлек азыгы әзерләү бара. Малларны уңышлы кышлату өчен районда печәнне генә дә 13705 тонна әзерләргә кирәк. Азык җитештерү - агросәнәгать комплексының иң әһәмиятле тармагы, чөнки терлекчелекнең алга таба үсеше, аның продуктлылыгын арттыру күбесенчә ныклы азык базасы булдыру һәм малларны югары сыйфатлы азык белән җитәрлек күләмдә тәэмин итүгә...
-
«Яшел урак»
Үләннәрне беренче кат уруның иң кызган вакыты. Бу сишәмбегә район хуҗалыкларында 3100 тонна печән һәм 4500 тонна сенаж әзерләнгән. Печәннең барысы да төргәкләнгән һәм тыгызланган. "Серп и молот"та (270 тонна), "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә (420 тонна), "Красная заря"да (200 тонна), "Татарстан"да (210 тонна) шактый запас тупланган. Хуҗалыклар сенаж салуга да...