Җир үзенә хөрмәтне сизә
"Серп и молот" авыл хуҗалыгы предприятиесендә күпьеллык үләннәрне урдыру тулы көчкә бара. Хуҗалыкта күпьеллыклар 1500 гектар били, шул исәптән 100 гектардагысы - орлык алу өчен үстерелә, 1400 гектарын печәнгә, сенажга җыеп алырга кирәк. 433 тонна печән, 1900 тонна сенаж әзерләнгән инде. Көн саен басуларга ике азык җыю комбайны, ургыч, сенаж...
"Серп и молот" авыл хуҗалыгы предприятиесендә күпьеллык үләннәрне урдыру тулы көчкә бара.
Хуҗалыкта күпьеллыклар 1500 гектар били, шул исәптән 100 гектардагысы - орлык алу өчен үстерелә, 1400 гектарын печәнгә, сенажга җыеп алырга кирәк. 433 тонна печән, 1900 тонна сенаж әзерләнгән инде. Көн саен басуларга ике азык җыю комбайны, ургыч, сенаж чокырларына яшел масса ташучы унике машина һәм трактор чыга.
Бу эшләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында авыл кешеләренең исенә төшереп торырга кирәкми. Әйбәт үләннәр - мул савым һәм кышлату чорында маллардан яхшы артым алу өчен нигез. Быел һава торышы әллә ни файда китерерлек түгел: көннәрнең кызу торуы һәм яңгырлар булмау үләннәр үсешен сизелерлек тоткарлады.
- Механизаторлар басуга таң белән чыгалар, - диде азык әзерләүдә техника эше өчен җаваплы механик Владимир Ивойлов. - Иртәнге салкынча һавада көндезге кызуга караганда эшләве җиңелрәк.
Азык әзерләүнең иң кызган чоры. Бу эшне бер дә озакка сузарга, үләннәрнең картаюына юл куярга ярамый, бу зур югалтуларга китерәчәк. Урып-җыюда механизаторлар баштагы темпны киметмәскә тырышалар.
- Быелгы һава торышы безне сөендерә торган түгел инде, әлбәттә, - диде "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте рәисе Анна Захарова. - Басуларга күз салыгыз: дым җитмәгәннән җир ярыла башлады бит инде. Шулай да төшенкелеккә бирелерлек сәбәп юк: үләннәрне җыю үз вакытында башланды һәм терлек азыгы әзерләүчеләребез намус белән эшлиләр.
Люцерна теземнәре офыкка барып терәлгән тигез яшел дулкыннар булып сузылганнар. Моңа кадәр биредә "МакДон" ургычында Александр Семенов эшләгән. Тәҗрибәле механизатор көненә 70-80 шәр гектар урдырган. 26 июньгә ул барлыгы сенажга 500 гектар күпьеллыклар урдырган. Хуҗалыкта озак еллар эшләү дәверендә Александр барлык басуларны әйбәтләп өйрәнгән, шуңа күрә аның эшләвен карап торуы да күңелле.
- Безнең Александр данлыклы механизаторлар Семеновлар нәселеннән, - дип әйтте безгә горурланып Анна Захарова. - Әле бу нәселнең тагын берничә вәкиле белән танышырсыз.
Александрдан соң теземнәрне җыю комбайннары эшкә керешә. Шундыйларның берсенә, "Полесье"га аның абыйсы - Анатолий Семенов идарә итә. 140 тонна күлә-мендәге көнлек норманы үтәү тәҗрибәле механизаторга әллә ни кыенлыклар тудырмый. Быел аңа Шәпше мәктәбе укучысы Александр Егоров ярдәм итә. Бу егетнең уңган игенче хезмәтеннән үрнәк алып, булачак һөнәре турында уйланырга мөмкинлеге бар. Кем белә, бәлки бу һөнәр авыл хуҗалыгы белән бәйле булыр.
"Ягуар" штурвалы артында Шәпшенең тагын бер уңган кешесе - Геннадий Марфин, аның ярдәмчесе булып өченче ел рәттән оныгы Алексей эшли.
Урып-җыю башыннан Анатолий Семенов исәбендә 700 тонна яшел масса, Геннадий Марфинда - 1200 тонна. Азык җыю конвейерының эше читтән караганда сок-лану уята: комбайннар һәм тракторлар белән автомашиналар аларның бункерлары астында басу буйлап бер тизлектә хәрәкәт итәләр. Кузовларны тутыргач, машиналар сенаж траншеяларына юнәләләр, ә аларның урынын башкалары ала. Яшел массаны ташуда хуҗалыкта иң яхшылардан Сергей Захаровны атыйлар. 24 июньдә генә дә ул "КамАЗ"да 14 рейс ясаган. Евгений Майоров һәм Вадим Якимов 12 рейс ясарга өлгергәннәр, Харис Мөхәммәдиев - 11 рейс.
- Өч көн эчендә сенаж чокырына 1346 тонна яшел масса китерелде, - дип ассызыклады Анна Андреевна. - Бүген ул инде пленка белән капланды һәм яңа чокырны тутыра башладык.
Хуҗалыкта эшләр план буенча тулы куәтенә гөрли, йомшарырга ярамый, чөнки әле 700 гектар күпьеллык үләннәрне җыясы бар.
Терлекчелек фермаларында сөт җитештерү һәм малларны симертүдә югары нәтиҗәләргә ире-шү кышка тулы кү-ләмдә азык туплый алу-алмауга бәйле.
- Безнең Шәпшедә менә дигән кешеләр яши, - диде саубуллашканда Анна Андреевна. - Мин шушындый эсседә азык әзерләүдә намус белән эшләгән механизаторларыбызга чын күңелдән олы рәхмәтемне белдерәм.
Җитәкчедән мондый сүзләрне ишетүе күңелгә хуш килә, биредә кешеләргә хөрмәт белән карау шунда ук сизелә. Авыл кешеләре дә моңа изгелек белән җавап бирә, чөнки алар үзләрен туендыручы, көч бирүче җирдә туып-үскәннәр, шунда яшиләр һәм аңа олы хөрмәт, кайгыртучанлык белән карыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев