Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Җиңү җиңел бирелмәде

9-15 нче урыннар өчен чирек финалдагы матчлардан баскетбол буенча сайлап алу уеннарына нибары дүрт көн бирделәр. Һәм яңадан «Биектау» универсаль спорт залы мәйданчыгына беренче булып Япония баскетболчылары чыкты. Бу юлы аларның көндәшләре Кытай командасы иде. Кытай һәм япон кызлары уенга бик җитди әзерләнде: төрле позицияләрдән туп ыргытуларны сынап карадылар, бер-берсе...

9-15 нче урыннар өчен чирек финалдагы матчлардан баскетбол буенча сайлап алу уеннарына нибары дүрт көн бирделәр. Һәм яңадан «Биектау» универсаль спорт залы мәйданчыгына беренче булып Япония баскетболчылары чыкты. Бу юлы аларның көндәшләре Кытай командасы иде.

Кытай һәм япон кызлары уенга бик җитди әзерләнде: төрле позицияләрдән туп ыргытуларны сынап карадылар, бер-берсе белән уен комбинацияләрен кабатладылар. Матч башлануның беренче секундында ук уен кырында осталыклары тигез көндәшләрнең очрашуы сизелде. Биш минуттан артык бер генә команда да көндәшләр зонасына туп белән җиңүле һөҗүм ясый алмады. Ниһаять, Кытай баскетболисткалары, көн-дәшләренең уяулыгын алдап, бу матчта беренче тупны ыргыттылар. Японкалар да җавапны озак көттермә-деләр - Кытай баскетболисткалары кәрзиненә өч очколы ыргыту һәм ике тапкыр туп кертү Япония командасын алга чыгарды. Кытайлыларның уңышсызлыгы аларның ритмын бозды, җибәрелгән хаталар фол һәм алар кәрзиненә бер-бер артлы туп кертү белән тәмамланды. Япон студенткаларының өч очколы уңышлы ыргытулары беренче һәм икенче периодта ышанычлы төстә алга чыгарга мөмкинлек бирде.

Уенчыларның күңелендә уен рухын сүндермәскә тамашачылар да ярдәм итте. Алар уенның ничек төгәлләнүен кызыксынып көттеләр, уенчыларны дәртләндерделәр, һәр төгәл ыргытуга дәррәү кубып кул чаптылар. Трибуналарның көч биреп торуы спортчылар өчен бик әһәмиятле, ул аларга көчне тупларга һәм ахырга кадәр кыю төстә көрәшергә яр-дәм итә.

Өченче период Кытай спортчылары өчен бигүк уңышлы башланмады. Хаталары аркасында судья аларга фол билгеләде. Җыелган очколар кайсыдыр мизгелдә Япония командасына алга чыгарга мөмкинлек бирде, әмма Кытай баскетболисткалары үзләрен кулга алдылар һәм яңадан исәпне тигезләделәр. Ике команда да көндәшләр зонасына уңышлы һөҗүм ясап кына калмадылар, алдан әзерләнгән алымнарны кулланып, көндәшләрдән яхшы сакландылар да.

Соңгы минутларда уен киеренке барды, Япония һәм Кытай баскетболистлары оста, кыю уйнадылар, тупның һәр йөрешен күз уңында тоттылар һәм командаларның берсе дә бер-берсенә юл бирмәде. Дүртенче период тәмамлануга ике минут кала исәп Кытай командасы файдасына 73:71 тәшкил итте. Уен үзенең иң югары ноктасына җитте, чөнки һәр уен җиңү белән тәмамлана бит.

Бу юлы Кытай студентларының осталыклары һәм җиңүгә нык омтылышлары үзләре кебек үк көчле көндәшләрен җиңәргә ярдәм итте. Исәп зур түгел - 80:74, ләкин бу чиста, күп көч кую бәрабәренә яуланган җиңү. Бөтен команда бердәм һәм көйле уйнады.

Матч тәмамланганнан соң Кытай баскетболисткасы Тинг Шао берничә сорауга җавап бирергә ризалашты.

- Тинг, сез беренче тапкыр кайчан баскетбол белән шөгыльләнә башладыгыз?

- Минем әти-әнием искиткеч әйбәт кешеләр, минем сәламәт булып үсүемне һәрвакыт теләделәр, ә спорт, белүегезчә, моңа тулысынча туры килә. Ә баскетбол "чирен" миңа әти йоктырды. Ул үзе дә баскетбол белән мавыга, бөтен буш вакытын спорт мәйданчыгында үткәрә.

- Универсиадада студентлар катнаша, ә сез кайда укыйсыз, уку йортын тәмамлагач кем булачаксыз?

- Әйе, мин сезнең Казан шикеллерәк шәһәрдә белем алам. Институтны тәмамлагач, мәктәптә эшләячәкмен, ә менә математикамы, әллә физкультурамы - кайсы фәнне укытачагымны әлегә әйтә алмыйм.

- Тинг, бу сезнең өчен беренче Универсиадамы, әллә инде андый ярышларда катнашканыгыз бармы?

- Минем өчен бу икенче Универсиада. Мондый уеннарда катнашу зур тәҗрибә бирә, аны берни белән дә чагыштырырлык түгел. Яшәгән төбәгем өчен чыгыш ясап, үземне яхшы яктан танытканмындыр, дип ышанам. Кытайның яшьләр җыелма командасы составында халыкара ярышларда мин ике тапкыр катнаштым инде.

- Ярышларны оештырудан сездә нинди тәэсирләр калды? Казанның спорт объектлары ошадымы?

- Бөтенесе дә бик әйбәт. Оештыручылар һәм волонтерларның бердәм эшләве безгә зур файда китерә, ә тамашачылар шуның кадәр дә киң күңеллеләр, аларның ярдәме бәя биреп бетергесез.

- Тинг, сез Казанда инде бер атнадан артык, спорт мәйданчыкларыннан тыш башка берәр урында булганыгыз бармы?

- Беләсезме, мин эксперимент ясап алырга булдым: килеп туктаган бер автобуска утырдым да, бик матур бер урамга килеп җиттем. Аннары аның исемен укыдым - Бауман урамы икән. Андагы халыкның күплеге! Барысы да ягымлы һәм дусларча мөнәсәбәттә. Әле тагын Кремльгә кадәр барып җиттем, ул гаҗәеп матур.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Үзегезгә һәм командагызга уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев