Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Районда урып-җыю тәмамлануга таба бара

"Әсән" һәм "Ватан" хуҗалыкларында бөртеклеләр планда күздә тотылган мәйданнарда суктырылды, инвесторлар Айрат Сабиров һәм Зөфәр Лотфуллин ярдә-ме белән аларда эшләр күзгә күренеп алга китте. Хезмәтне дөрес оештыру урып-җыюны иң кулай срокларда тәмамларга мөмкинлек бирде. "Ватан"да 1070 гектар җыеп алынды, "Әсән"дә - 650. "Әсән" ширкәте механизаторлары басуда күтәренке күңел белән тату...

"Әсән" һәм "Ватан" хуҗалыкларында бөртеклеләр планда күздә тотылган мәйданнарда суктырылды, инвесторлар Айрат Сабиров һәм Зөфәр Лотфуллин ярдә-ме белән аларда эшләр күзгә күренеп алга китте. Хезмәтне дөрес оештыру урып-җыюны иң кулай срокларда тәмамларга мөмкинлек бирде. "Ватан"да 1070 гектар җыеп алынды, "Әсән"дә - 650.


"Әсән" ширкәте механизаторлары басуда күтәренке күңел белән тату эшлиләр. Комбайнчылар Ильяс Вәлиев һәм Фәнис Вәлиев ярыш шартларын үтәгән өчен өч тапкыр премияләр белән бүләкләнделәр инде. Алар яңа "Полесье КЗС-1218" комбайннарында эшлиләр. Биредә 500 гектарда уҗым культуралары чәчүне дә тәмамлап киләләр. Хуҗалык үз эшләрен тәмамлаганнан соң районның башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренә булышырга уйлый.

Реклама


Инвестор "Әсән"гә 150 миллион сум акча кертте инде. Бүген Алан-Бәксәрдә төзелеш эшләре актив алып барыла, шушы көннәрдә 120 баш нәсел танасы кайтарылган, ашлык фуражы җитештерү өчен тегермән эшли башлаган, ындыр табагында ашлык чистартыла һәм калибрлана. Мондый күркәм эшләргә халык сөенә һәм тулы көчкә эшләргә тырыша.
"Ватан"да да инвестор акчаны үсемлекчелекне үстерүгә генә түгел, терлекчелекне яңартуга да сарыф итә. Ферма тирәсендәге юллар ремонтланачак, терлекләр сатып алына.


Районның башка хуҗалыклары да ашлык суктыруны якындагы берничә көндә тәмамлаячаклар. Урып-җыю мәйданнары иң зур булган "Бөреле", "Татмелиорация-Агро", "Высокогорская" ширкәтләре игенчеләре дә эшләрне тизрәк башкарып чыгарга тырышалар.
Уҗым культуралары чәчү дәвам итә, 15 мең гектарның 22 августка 7 мең гектары чәчелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X