27 февраль 2017 яңалыклары
-
Руль артындагы исерек кеше – җинаятьче
Район прокуратурасы мәҗбүри медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча аерым гражданнарны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне юлларда иминлекнең артуына этәрүче фактор итеп карый. Биектау районы прокуратурасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турындагы законның үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә закон таләпләренә җавап бирми торган дүрт очрак теркәлде. Аларның һәркайсында машина йөртүчеләрнең наркотик, алкогольле матдәләр кулланганлыгы...
-
Резеда Сибгатуллина - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Резеда Сибгатуллина. Латын теленнән тәрҗемә иткәндә "Резеда" исеме савыгу дигән мәгънәне аңлата. "Биектау FM" радиосының бүгенге йолдызы Резеда Сибгатуллина өй җылысын тудыра белүче...
-
Алан-Бәксәр авылында Май чабу бәйрәме узды (+ФОТО)
26 февраль көнне Алан-Бәксәр авылында үзәк мәйданда Май чабу бәйрәме узды. Әлеге чараны Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы әзерләде. Авылдагы үзәк мәйдан бәйрәмчә бизәлгән иде: кардан өелгән таучыкта саламнан ясалган, хатын-кыз итеп киендерелгән карачкы балкып тора, берничә урында кышны озату - язны каршылау турында плакатлар урнаштырылган, алар шарлар,...
-
"Россия 1" телеканалы Рөстәм Миңнехановка багышланган фильм күрсәтәчәк
1 март көнне "Россия" телеканалында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 60 яшьлек юбилее уңаеннан фильм күрсәтәчәкләр. "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенең мәгълүмат хезмәте җитәкчесе урынбасары, алып баручы Лилия Галимова үзенең "Твиттер"ында әлеге фильм турында анонс урнаштырган. "Татарстан! 1 март көнне Рөстәм Миңнеханов юбилее уңаеннан телетарих карыйбыз", дигән ул рәсем астына. Анонстан күренгәнчә, фильмда...