28 июль 2015 яңалыклары
-
Бәхетне суд кире кайтарырмы?
Кешеләрнең шактыена, бәхетле булу өчен, дуслары күп булу да җитә. Кайберәүләр - матди байлыкның күплеген, кайсылары җан тынычлыгын бәхет дип саный. Әмма кешеләрнең күп өлеше, тормышның бөтен ягы гармониядә булуны ышанычлы тәэмин итәрлек гаиләсе булганда, үзләрен бәхетле хис итә. Гаилә кеше тормышында төп урынны алып торадыр, мөгаен. Шатлыгыбызны да, кайгыбызны...
-
Игелекле кешеләр күбрәк булсын иде
Изге Рамазан ае да узып китте. Минем шул Ураза аенда матур итеп бәйрәм уздырган, ярдәмчел, игелекле гаилә турында язасым килә. Бу изге җанлы кешеләр Татар Әйшәсе авылында яши. Алар - Ришат әфәнде hәм аның тормыш иптәше Рилия ханым Нургалиевлар. Ришат Ринат улы Нургалиев - Татар Әйшәсе авылында туып үскән, Әфган...
-
Хезмәтне саклау законнарын бозган өчен – җавапка
Биектау районы прокуратурасы "Биектау сельхозтехникасы" җаваплылыгы чикле ширкәтендә хезмәтне саклау турындагы законның ничек үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында 2015 елның 13 июлендә оешма территориясендә балигъ булмаган хезмәткәр белән бәхетсезлек килеп чыгуы - дәүләт теркәү номерлары булмаган "Львовец" төягече бәрдереп, аның аягын имгәтүе ачыкланды. Шушы җәрәхәтләнү аркасында зыян күрүче эшкә сәләтен югалта....
-
Ольга Әхмәтшина һөнәри осталыгын республика конкурсында да раслады
21-22 июльдә Татарстанның Питрәч районында машина белән саву осталарының республика конкурсы уздырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры - ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, республиканың барлык районнарыннан машина белән саву осталары, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек бүлеге начальниклары катнашты....
-
Урак өсте җитте
Районда игеннәрне урып-җыю башланды. Бу көннәрдә суктыруда 65 комбайнның 30ы эшли. Урып-җыюга беренчеләрдән булып "Бөреле", "Серп и молот", "Татарстан", "Высокогорская", "Ак барс Питрәч" кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләре кереште. Алар көзге арыш һәм көзге бодай суктыру белән мәш-гульләр. Бүген район буенча уңыш гектардан 22 центнер чыга. Уракта катнашучылар алдына урып-җыюны сентябрьгә...
-
Милли бәйрәмебез дусларын чакыра
Әле күптән түгел генә республикабыз авылларында һәм шәһәрләрендә күңелле һәм дәртле бәйрәм - Сабан туйлары гөрләп узды. Әлеге мәдәни-спорт чарасын илебезнең башка төбәкләрендә дә үзләренең бәйрәмнәре кебек итеп билгеләп үтү күркәм гадәткә әверелде. 25 июльдә күрше Марий Эл республикасының башкаласы Йошкар-Олада да Сабан туе булды. Марий Эл республикасында быел Сабан...