Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Игелекле кешеләр күбрәк булсын иде

Изге Рамазан ае да узып китте. Минем шул Ураза аенда матур итеп бәйрәм уздырган, ярдәмчел, игелекле гаилә турында язасым килә. Бу изге җанлы кешеләр Татар Әйшәсе авылында яши. Алар - Ришат әфәнде hәм аның тормыш иптәше Рилия ханым Нургалиевлар. Ришат Ринат улы Нургалиев - Татар Әйшәсе авылында туып үскән, Әфган...

Изге Рамазан ае да узып китте. Минем шул Ураза аенда матур итеп бәйрәм уздырган, ярдәмчел, игелекле гаилә турында язасым килә.

Бу изге җанлы кешеләр Татар Әйшәсе авылында яши. Алар - Ришат әфәнде hәм аның тормыш иптәше Рилия ханым Нургалиевлар. Ришат Ринат улы Нургалиев - Татар Әйшәсе авылында туып үскән, Әфган сугышында хезмәт итеп, күп мактаулар, орден-медальләр алган, исән-имин әйләнеп кайткан, үзенең туган җирен чын күңелдән яраткан совет солдаты.

Реклама

Бер бәйрәмне дә калдырмыйча, алар клуб hәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә авыл халкын клубка җыеп торалар. Бигрәк тә әби-бабайларның күңелләрен күтәреп, кичәләр, концертлар оештыралар, чәй табыннары әзерлиләр. Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, олы буынны - сугыш hәм тыл ветераннарын котлап, хөрмәт итеп, 8 май көнне бик зур бәйрәм оештырдылар: табын әзерләп, аларга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр өләштеләр. Иң куандырганы бәйрәм концерты булды. Концертка Нургалиевлар гаиләсе Казаннан артистлар чакырган иде. Алар арасында Хәмдүнә Тимергалиеваны күрү hәм тыңлау бик зур шатлык китерде. Шундый кечкенә авыл сәхнәсендә күренекле артистларның чыгышы олылар өчен онытылмаслык вакыйга булды. Юбиляр авылдашларын котлап, клубта бәйрәм табыны янында аларга истәлекле бүләкләр тапшыралар. Нинди генә бәйрәм булмасын, без, әби-бабайлар, клубта мәҗлестә, түрдә утырабыз. Ураза аенда да Рилия ханым белән Ришат әфәнде, клубта зур табын әзерләп, авылдагы барлык әбиләрне чакырып, ифтар мәҗлесе уздырдылар. Ул өстәлдә ниләр генә юк иде. Алланың рәхмәте яусын аларга. Кайсы кеше бай, акчалы була. Ләкин бай булып кына кала. Ә безнең авылдашларыбыз Нургалиевлар авыллары өчен янып-көеп яшиләр. Авылны матурларга, яшәртергә тырышалар. Үзәк урамга бетон плитәләрдән бик яхшы юл салдырдылар, зират коймасын яңарттылар, балаларга Сабантуйлар, Яңа ел бәйрәм-нәре уздыралар, Кыш бабай бүләкләре өләшә-ләр. Быел авылыбызда мәчет салдыру теләге белән янып йөри әле Ришат әфәнде. Элеккеге клубны сүтеп, урынын чистартып куйды, су казытты. Изге күңелле авылдашыбызга бу зур эшендә Аллаhы Тәгалә ярдәм итсен иде. Барлык авылдашлары исеменнән, аның үзенә, гаиләсенә исәнлек-саулык, тигезлек, бәхетле картлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев