5 май 2015 яңалыклары
-
Ана күңеле һаман көтә
Ямаширмә халык театры Бөек Җиңүнең 70 еллыгына "Улларым" спектаклен сәхнәләштерде. Ямаширмә мәдәният йортының халык театры Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авылдашларыбызга Рәшидә Җиһаншинаның "Улларым" драмасын тәкъдим итте. Анда ике улын, ирен сугышта югалткан, үлгән хәбәрләрен алса да, өметен өзмәгән ана язмышы сурәтләнә. Тормыш бәйрәмендә изге йөрәкле Мәрьям ана ялгыз түгел,...
-
“Дуслык” балалар хорына – 30 яшь
"Дуслык" балалар хоры коллективы 30 апрель көнне үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы еллар дәверендә хор Биектау музыка мәктәбе укытучысы Гүзәл Зәбир кызы Гыйльманова җитәкчелегендә иҗади яктан да, сан ягыннан да үсте, районда гына түгел, ә бәлки республика, Россия күләмендәге һәм Халыкара фестивальләр һәм конкурсларда да катнашты. Тантаналы юбилей...
-
Биектау районы йөгерешчеләре җиңел атлетика эстафетасында катнаштылар
Мәктәпләр, Биектау муниципаль районы авыл җирлекләре, предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләрнең җыелма командалары арасында Биектау район үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды. Бу чарага 600дән артык кеше җыелды. 6 узыш булды. Эстафетаны ачу тантанасында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Люция Гобәйдуллина...